Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Әлки районында янгыннан биш баланың гомере сакланып калынган

Янгын хәбәрчесе куеп үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен коткар

Көнкүрештә ут чыгуның сәбәпләре еш кына берүк: тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү, электр җиһазларының төзек булмавы, алардан дөрес файдаланмау, мичләрне  эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, сирәк очракларда - балалар шаяруы.
Автоном янгын хәбәрчесе – кешеләрне һәм торак йортларны уттан саклауның иң гади чарасы. Прибор төтен чыгуны сизеп ала да көчле тавыш чыгара. Аны йоклап ятучылар гына түгел, күршеләр дә ишетәчәк. Прибор бик гади, әмма файдалы. Аны өегездә үзлектән урнаштыра аласыз, чөнки ул өстәмә җиһазлар, электр чыбыклары сузуны, махсус оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтүне таләп итми.
–Автоном янгын хәбәрчесе торак биналарга куела. Ул түшәмнең уртасына, ишек-тәрәзәдән ераграк итеп урнаштырыла,–ди янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов. Приборны вакытында тузаннан чистартыгыз, батарейкаларын алыштырыгыз. Янгын хәбәрчесеннән файдалана башлаганчы инструкциясе белән танышыгыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Сезнең иминлек үз кулларыгызда!
Әлки районында 2017-2020 елларда автоном янгын хәбәрчеләренең үз вакытында эшләп китүе нәтиҗәсендә биш очракта шул өйләрдә яшәүчеләр ут чыгу турында соңармыйча белеп алганнар. Нәтиҗәдә 12 кешенең, шул исәптән биш баланың гомере саклап калынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев