Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән өч яшьтән җиде яшькәчә балаларга айлык түләү билгеләүдә үзгәрешләр көченә керде

  1 апрельдән өч яшьтән җиде яшькәчә балаларга айлык түләү билгеләүдә үзгәрешләр көченә керде.

Бу хакта республика матди ярдәм үзәгенең Әлки район бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Дормидонтова болай аңлатты:

 

Әгәр гаиләнең җан башына кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан (мөрәҗәгать итү датасына) артмаса, балага түләү Татарстанда балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50 проценты күләмендә бирелә. 2021 елда бу 4997.50 сум була (2021 елда баланың яшәү минимумы – 9995 сум);

Әгәр гаиләнең җан башына кереме, балалар өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә айлык түләүне исәпкә алып, Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаса, балага түләү балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 75 проценты күләмендә бирелә. 2021 елда бу 7496,25 сум була.

Әгәр гаиләнең җан башына кереме, балалар өчен яшәү минимумының 75 проценты күләмендә айлык түләүне исәпкә алып, Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаса, балага түләү  балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 100 проценты күләмендә бирелә. 2021 елда бу 9995 сум була.

Айлык түләү инде билгеләнгән кешеләргә аның күләме гаризалары нигезендә яңадан исәпләнәчәк.

Әгәр кеше айлык түләүне алу (яңадан исәпләү) өчен 2021 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать итсә, яңадан исәпләү 2021 елның 1 гыйнварыннан (әмма балага өч яшь тулудан иртәрәк түгел) башкарылачак.

Гаризалар 2021 елның 1 апреленнән кабул ителә. Гаризаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр  бердәм порталы яисә Татарстан Дәүләт һәм муниципаь хезмәтләр бердәм порталы аша электрон төстә тапшырырга була.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев