Бүген 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.
Бүген кояшлы җәйгә аяк атладык һәм мәктәп укучылары көтеп алган каникул башланды! Шуларның барысы уңаеннан район мәдәният йортында “Исәнме, җәй” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Анда мәктәп лагерьларына йөрүче, авыр хәлдәге гаиләләрнең балалары, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның ул-кызлары чакырылган иде. Бәйрәм булгач, җыр да, бию дә, әкият каһармананры белән кызыклы уеннар да күпләп әзерләнгән иде.
Нет комментариев