Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

“1 Май – чын-чынлап язгы бәйрәм, ул безне якты кояшы, җылысы, табигатьнең уянуы-яшәрүе белән сөендерә, күтәренке кәеф бүләк итә. Элек-электән без Беренче майны “Тынычлык! Май! Хезмәт!” дигән шигарьләр белән каршылый идек. Бүген дә ул беренче чиратта хезмәт бәйрәме булып кала.
Бу көнне без районыбыз, илебез хакына  намуслы хезмәт куючы төрле яшьтәге, төрле профессия кешеләренә хөрмәтебезне  белдерәбез. Фидакарь хезмәтләре белән Әлки районы үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга рәхмәтебезне җиткерәбез.
Район басуларында бүген язгы кыр эшләре киң колач белән бара. Табыннарыбызның муллыгы, илебезнең иминлеге хакына көнне төнгә ялгап эшләүче игенче-механизаторларга хезмәт уңышлары, елның игенчелек өчен әйбәт килүен телибез. 
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Яз һәм хезмәт бәйрәме белән кайнар котлыйм. Һәркемгә хезмәт уңышлары, нык сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, барлык күркәм эш һәм башлангычларыгызның чынга ашуын телим. Көндәлек хезмәт шатлык һәм рухи канәгатьлек китерсен! ” диелә район башлыгы котлавында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев