Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 октябрь, Өлкәннәр көне уңаеннан, Югары Әлки авылы клубында әби-бабайларны чәй эчерделәр.

Әлеге изге эш авыл клубы мөдире Фәния Минһаҗева һәм аның ярдәмчеләре белән башкарылды.

 

Бәйрәмгә авылның барлык олы кешелэре дә чакырулы иде – беркем дә аерылып калмады. Өлкәннәргә авыл клубы, китапханә эшчеләре, авыл үзешчән сәнгать коллективы концерт куйдылар. Чараны матур итеп Венера Сираҗева алып барды. Чуаш Кичүе авылы клубы мөдире Гүзәл Кыямова олыларга рәхмәт йөзеннән моңлы җырлар башкарды.

Табынны матур итеп Гөлнәфис Минһаҗева әзерләгән – барысы да мулдан булды. Ә Гөлнур Яруллина тәмле итеп күпереп пешкән коймакны өлгертеп торды. Әби-бабайларны шулай ук итле карабодай белән дә сыйладылар.

Фәнүзә апа Садыйкова өлкәннәргә багышлап, үзе язган шигырен дә яңгыратып узды.  Кыскасы, кунаклар табын артында җырлап, сөйләшеп утырдылар, көн кояшлы, матур булгач, урамга чыгып биеп тә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев