Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

11 июньдә узачак Сабан туе программасы

Сабан туе 11 июньдә “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янәшәсендә “Актай” елгасы үзәнендә узачак.

 
10 июньдә кичке бәйрәм була.
17.00-20.00 – балалар һәм үсмерләр арасында иң көчлеләрне ачыклау өчен спорт ярышлары (каратэ, көрәш).
20.00-22.00 – бәйрәм дискотекасы.
11 июньдә 10 сәгатьтә бәйрәмне тантаналы ачу була. 
10.30 – хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү. 
11.00 – милли көрәш, мәйданда төрле уеннар. 
11.00 – ипподромда ат чабышлары.
Районның сәнгать осталары концерты сәгать 11 дә өстәмә сәхнәдә була. Милли бәйрәмебезне район үзешчәннәре, Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары чыгышлары бизәр. Бәйрәмдә җәмәгать туклануы предприятиеләре, сәүдә нокталары эшләячәк. Балалар өчен төрле аттракционнар оештырыла. 
Милли бәйрәмебез Сабан туена рәхим итегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев