Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"112" АШЫГЫЧ ЯРДӘМ ХЕЗМӘТЕ ТИЗРӘК КИЛСЕН ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Булмас димә, дөнья бу! Тормышта бар да җайлы гына бармый:

үзебез дә бәлагә тарыйбыз, якыннарыбызның гомерен коткарып калу өчен дә ашыгыч хезмәтләр чакыртырга туры килергә мөмкин. Мондый очракларда "112" номерына шалтыратасын һәркем белә. Әмма ярдәм тиз килеп җитсен өчен гозерне дөрес итеп аңлатырга да кирәк икән. Бу уңайдан Татарстан буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко киңәшләрен тәкъдим итәбез.

1. "Шалтыратучы кешегә паникага бирелмәскә, хафаланмаска кирәк.112 хезмәтендә трубканы алган оператор үзе белән таныштырып, сезгә "ашыгыч чакыртулар хезмәтенә эләктегез" дип искәртә. Сез аңа нәрсә һәм кайда булганын кыска гына итеп аңлатырга тиешсез. Әйтик, "шунда-шунда янгын чыккан". Бу мәгълүмат ашыгыч ярдәм хезмәтләрен мөмкин кадәр тизрәк тиешле җиргә юллау өчен кирәк.

2. 112 хезмәтең бер үзенчәлеге бар: элемтә сигналы бик начар булса да, телефоныгызда акча булмаса да, хәтта телефон сим-картасыз булса да, 112 хезмәтенә шалтыратып була. "Ничек тә булса шалтыратырга кирәк. Әгәр "оператор җавабын көтегез" дигән хәбәр була икән, трубканы куймыйча, җавап ишеткәнче көтәргә кирәк. Әгәр дә номерны бер тапкыр җыйгансыз икән һәм аннан соң трубканы куйгансыз икән, номерны яңадан җыярга тырышмагыз. Сездән сигнал киткән икән, чиратка куелгансыз дигән сүз. Яңадан шалтыратып, элемтәгә тизрәк чыгам дип уйламагыз. Операторларны кайвакыт 20-30 секунд та көтәргә туры килә. Операторлар ашарга, ял итәргә киткән дип тә уйлый күрмәгез. Алар тәүлек буе эшли", - ди министр урынбасары.

3. Ашыгыч хезмәтләр тиешле урынга барган арада, оператор сездән өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин, шуңа да оператор сездән гадәттән тыш хәлнең башка үзенчәлекләре турында сораштырачак. Сорауларга җавап бирүдән тартынмагыз. Мәсәлән, "Сез үзегез зыян күрүчеме, шаһитме?" кебек сораулар булырга мөмкин. Оператор исем-фамилиягезне сораса да бер куркынычы юк.

Операторның беренче соравы - "Ни белән ярдәм итә алам?". Бу фраза кешегә психологик яктан тәэсир итә. Кеше, моны ишеткәч, аңа ярдәм итәчәкләрен аңлый. Аннан оператор "нәрсә булды?" дип сорый. Сораулар алгоритмы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә төзелгән. Кабул итү вакытының регламенты юк. Авария, янгын кебек кискен очракларда оператор бер минут эчендә бөтен мәгълүматны алырга тырыша, 40-50 секунд булган вакытлар да бар, ди министр урынбасары.

http://intertat.tatar/society/112-khezm-ten-shaltyratyrga-tury-kils-m-gl-matny-nichek-itep-d-res-itkererg-ki-shl-r/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев