Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

12 май – матәм көне

11 майда республикада коточкыч фаҗига булды.

 

Казандагы 175 нче гимназиядә 19 яшьлек җинаятьче балаларга утлы коралдан атты. Атыш вакытында сигез кеше (шуларның җидесе – бала, берсе – укытучы) һәлак булды, зыян күргән 21 кеше (18 бала, 3 олы кеше) хастаханәгә озатылды.

12 майда республикада матәм көне игълан ителде.

Хәвефсезлек чаралары көчәйтелде. Президент кушуы буенча, республикадагы барлык уку йортлары тикшереләчәк. Шулай ук Татарстан территориясендәге кораллары булган барлык кешеләр комплекслы тикшерү узачак. Фаҗигадә якыннарын югалткан һәм зыян күргән гаиләләргә республика хөкүмәте матди ярдәм күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев