Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 майдан 15 июньгә кадәр республикада "Игътибар –балалар!" профилактика чарасы үткәрелә

15 майдан 15 июньгә кадәр республикада "Игътибар -балалар!" профилактика чарасы үткәрелә. Бу акция җәйге каникул вакытында балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмауга юнәлтелгән. Ни аяныч, нәкъ менә каникулларда балаларның юл һәлакәтләрендә зыян күрү очраклары арта. Статистикага мөрәҗәгать итсәк, ел башыннан бирле республика юлларында балалар катнашында 135 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Анда дүрт...

15 майдан 15 июньгә кадәр республикада "Игътибар -балалар!" профилактика чарасы үткәрелә.

Бу акция җәйге каникул вакытында балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмауга юнәлтелгән. Ни аяныч, нәкъ менә каникулларда балаларның юл һәлакәтләрендә зыян күрү очраклары арта.

Статистикага мөрәҗәгать итсәк, ел башыннан бирле республика юлларында балалар катнашында 135 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Анда дүрт баланың гомере өзелгән, 138 е җәрәхәтләнгән.

Бәхеткә, районыбызда быел андый хәвефле хәлләрнең булганы юк.

Профилактика акциясе вакытында балаларны транспортта махсус креслоларда һәм хәвефсезлек каешлары белән эләктереп йөртүгә аеруча зур әһәмият биреләчәк. Шулай ук җәяүле, велосипедта, мотоциклда йөрүче балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәве контрольдә булачак. Билгеле, айлык барышында безнең хезмәткәрләр даими төстә рейдлар, тикшерүләр оештырачак.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ата-аналар җыелышларында катнашып, оешма-предприятиеләрдә хезмәткәрләр алдында чыгыш ясап, юлларда балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү хакында сүз алып барачакбыз.

Бу язмада шулай ук укытучыларга һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренә, бигрәк тә ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларның иминлеге турында өзлексез кайгыртырга чакырыр идем. Хөрмәтле әти-әниләр! Ул-кызларыгызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төшендереп торыгыз. Автомобиль юлында уйнарга рөхсәт итмәгез. Газизләребез бәхетсезлеккә юлыга, имгәнә, зарарлана күрмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев