Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

19 май – Татарстан матбугаты көне

Хөрмәтле “Әлки хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Матбугат көне белән котлыйм.

  Бөтен дөнья чиксез мәгълүмат киңлеге ул. Бүгенге мәгълүмат чараларының роле зур дип әйтү генә җитми, ул гаять мөһим.  Сезнең эшчәнлек үзегездән әдәби сәләт кенә түгел, олы җаваплылык, тырышлык һәм һөнәри осталык та сорый. Сез укучыларыгызны борчыган проблемалар эчендә кайныйсыз, аларга район вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга ярдәм итәсез. “Әлки хәбәрләре” коллективы районда җәмәгатьчелек фикерен булдыра, әлкилеләрдә актив гражданлык позициясе тәрбияли. Моңа җавап итеп районда яшәүчеләр сезгә ышана, ихтирам белән карый. Газетагызның таралу даирәсе дә киң: бүген “Әлки хәбәрләре”н районның 3212 гаиләсе яздырып ала, социаль челтәрләрдә 14 меңнән артык кеше яңалыкларыбыз белән танышып бара. 
Укучыларыгыз өчен һәрчак кызыклы булыгыз. Каләмегезнең очлы, тираж һәм рейтингларыгызның югары булуын, укучыларыгызның сезне аңлавын телим. Дөреслек, оперативлык, төгәллек, көн кадагына суга белү кебек принциплар сезнең өчен һәрвакыттагыча нык нигез булып калыр дип ышанасы килә. 
Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, укучыларның эчкерсез игътибарын, яңа иҗади табышлар, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!
Александр Никошин,
район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев