Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2009 елда «Әлки хәбәрләре» газетасында ниләр язылган

Президентка хат

Президентка хат
Әхмәт урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы  Рамил Зәйдуллин Президент Минтимер Шәймиевка Яңа ел белән котлап хат юллаган.
“Минтимер Шәрипович, Сезгә үземнең һәм гаиләмнең рәхмәтен җиткерәсем килә. Җәен Сез Чуаш Кичүе терлекчелек комплексына килгән идегез. Минем әти анда идарәче булып эшли. Мин дә анда идем, җәен комплекска урнашып акча эшләп алам. Шунда Сезнең белән бергә фотога да төштек. Ул вакытта Сез Әхмәт авылында асфальт салыначак, дигән идегез. Һәм менә узган көздә инде без мәктәпкә ботинкалар киеп йөри алдык. Транспорт проблемасы да бетте. Зур рәхмәт, Сезгә!” дигән Рамил Президентыбызга җибәргән юлламасында. 

Майда кыяр өлгерә
Моннан өч ел элек Илгизәр Задаев үзенең өй артында сигез сутый җир участогында ягып җылытыла торган теплица төзеп куя һәм кыяр, помидор үстерә башлый. Банктан 100 мең сумм ссуда ала.
Узган ел Илгизәр теплицасын зурайтып, 12 сутыйга җиткерә. Кыяр, помидор уңышыннан ул 150 мең сум керем ала.  Задаевлар җитештерә торган яшелчәләргә сорау елдан-ел арта. 
–    Март аенда яшелчә үсентеләрен үстереп, апрель урталарында аларны теплицага чыгарам. Температура плюс 20-25 градустан  түбән булмаска тиеш, – дип сөйли Илгизәр. – Май башларында инде беренче кыярлар өлгерә.
Кыярларга сорау аеруча зур икән. Теплицада яшелчәләр кара көзгә кадәр өлгереп утыра. Задаевларның продукциясен нигездә шәхси эшмәкәрләр сатып ала, яшелчәләрне алар үз сәүдә нокталары аша халыкка саталар. 

Энҗе беренче урында
Яшьләрнең “Йолдызлык” республика эстрада сәнгате фестивале зона турында катнашып, Иске Салманнан Энҗе Сафина өлкән төркем вокал-соло номинациясендә беренче урын алды.
Шулай итеп, ул фестивальнең республика турында чыгыш ясау хокукын алды.
Тагын дүрт нәни артистыбыз мактаулы өченче урынга лаек булдылар. Болар – нәфис сүз остасы номинациясендә чыгыш ясаган Гөлгенә Нуруллина (Иске Алпар мәктәбе),  кече төркемдә җырлаган Ләйсән Кыямова (Яңа Чаллы), өлкән төркемдә уңышка ирешкән Илшат Гөбәйдуллин һәм Гөлүсә Гатауллина (икесе дә Түбән Әлки мәктәбеннән). 

Театр яктылыкка, нурга илтә
Базарлы Матак үзешчәннәре авылыбызда “Ялгыз каен күзе” спектаклен күрсәтәсе көнне клубыбыз халык белән тулы иде. Район мәдәният йортының драма коллективына халык театры исемен юкка гына бирмәгәннәр икән шул. Алар үз рольләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп башкардылар. Спектакль тамашачыларга бик ошады. Әсәр ахырында бар кешенең дә күзләрендә яшь бөртекләре иде.
Үзешчән артистларыбызга  рәхмәт әйтәбез һәм киләчәктә безне яңа тамашалар белән сөендерәләр дип өметләнәбез.
Л.Гәрәева,
Иске Чаллы мәктәбе укучысы. 

Иң сөйкемле гаилә
Алпар урта мәктәбендә өч авылдан килеп укучы балаларның ата-аналары катнашында “Иң сөйкемле гаилә” дигән бәйге үткәрелде.
Бәйгедә Иске Камкадан Әнисә  һәм Рифкать Низамовлар, Татар Мулла авылыннан Рузилә һәм Айрат Монадыевлар, Алпардан Мәдинә һәм Рәис Гайфуллиннар, Рәсимә һәм Рәис Мәхмүтовлар катнашты һәм төрлечә көч сынашты. Нәтиҗәдә, Низамовлар гаиләсе җиңеп чыкты һәм “Иң сөйкемле гаилә” исеменә лаек булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев