2018 елда беренче бала туу (уллыкка алу) уңаеннан айлык түләү кертелә
"Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында"гы Федераль закон нигезендә 2018 елда беренче бала туу (уллыкка алу) уңаеннан айлык түләү кертелә.
Мондый түләүгә Яңа елның беренче ныйнварыннан соң беренче баласын тапкан яисә уллыкка алган хатыннар хокуклы. Алар Россия гражданлыгына ия булырга һәм Россия Федерациясе территориясендә даими яшәргә тиеш. Гаиләнең җан башына кереме Татарстанда 2017 елның икенче кварталында кабул ителгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр атмаска, ягъни 13713 сумнан күбрәк булмаска тиеш. Ә айлык түләүнең күләме 8490 сум.
Айлык түләүне билгеләүне сорап бала туганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итсәң, түләүләр бала туган көннән исәпләнә. Алты айдан соң мөрәҗәгать итүчеләр гариза тапшырган көннән алачак. Айлык түләүне билгеләтү өчен социаль яклау органнарына түбәндәге документларны китерәсе: бала туу яисә уллыкка алу турында таныклык; алдагы 12 календарь айда гаилә әгъзалары алган керемне раслаучы документлар; банкта ачылган счет реквизитлары. Компенсация билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә паспортны алып килү тиеш.
Гаиләнең җан башына керемен санаганда түбәндәгеләр исәпкә алына: хезмәт эшчәнлегеннән керемнәр, студентларга, аспирантлар һәм башкаларга түләнүче стипендияләр, башка акчалар; социаль ярдәм чарасы буларак түләнгән пособие, субсидия, компенсацияләр; пенсия һәм компенсация түләүләре; эшсезлек буенча пособие, эшсез гражданнарга матди ярдәм һәм башка түләүләр; вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие, йөклелек һәм бәбиләү буенча пособие, шулай ук йөклелекнең башлангыч вакытында медицина учреждениеләренә исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр түләнелгән пособие; сәнәгать предприятиеләрендә бәхетсезлек очракларыннан, һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча айлык түләүләр.
Гаилә составына балигъ булмаган балаларның ата-аналары, балигъ булмаган балаларның ата-аналарының тормыш иптәшләре һәм балигъ булмаган балалары.
Белешмәләр өчен телефон: 20-8-94.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев