Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елда хезмәт хаклары 15-20 процентка артачак

2018 елда Россиядә хезмәт хаклары 4 проценттан да күбрәккә артачак. Бу хакта РФ финанслар министры Антон Силуанов «Россия 1» телеканалының «Воскресный вечер» тапшыруы эфирында белдерде, дип яза "Татар-информ" ТАССка сылтама белән. Шул ук вакытта бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 15-20 процентка артачак, кайбер тармакларда эш хакы моннан да күбрәк күтәреләчәк, дип...

2018 елда Россиядә хезмәт хаклары 4 проценттан да күбрәккә артачак. Бу хакта РФ финанслар министры Антон Силуанов «Россия 1» телеканалының «Воскресный вечер» тапшыруы эфирында белдерде, дип яза "Татар-информ" ТАССка сылтама белән.

Шул ук вакытта бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 15-20 процентка артачак, кайбер тармакларда эш хакы моннан да күбрәк күтәреләчәк, дип өстәде финанслар министры.

Силуанов бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары шактый артуын 2018 елның 1 ноябреннән Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елда имзаланган "май указлары" үтәлүе белән аңлатты.

Шул ук вакытта киләсе елда инфляция 3,7 процент (агымдагы елда 3,2 процент) тәшкил итәчәк, дип фаразлый Россия Финанслар министрлыгы.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/26/153114/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев