Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр

19 март - мөселман календарендә изге саналган Рәҗаб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгәмбәрнең, Гайсә пәйгәмбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләр үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына. 22 март - Рәгаиб кичәсе (Пәйгәмбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең әтисе белән әнисе никахлашкан көн) 13 апрель - Мигъраҗ кичәсе...

19 март - мөселман календарендә изге саналган Рәҗаб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгәмбәрнең, Гайсә пәйгәмбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләр үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.

22 март - Рәгаиб кичәсе (Пәйгәмбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең әтисе белән әнисе никахлашкан көн)

13 апрель - Мигъраҗ кичәсе (Пәйгәмбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең күккә ашып, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алган кичә)

30 апрель - Бәраәт кичәсе (гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе)

16 май - изге Рамазан ае һәм УРАЗА башланган көн

21 май - Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн

10 июнь - Кадер кичәсе (бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып килә)

15 июнь - УРАЗА ГАЕТЕ

20 август - Гарәфә көне (Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһы Тәгалә үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итә)

21 август - КОРБАН ГАЕТЕ

22,23 август - Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар, фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр

11 сентябрь - 1440 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына

20 сентябрь - Гашура көне (Пәйгәмбәребез Мөхәммәд с.г.с. һәм сәхабәләр ул көнне мөбарәк санап, ураза тоткан)

4 ноябрь - Сәфәр ае башланган көн

19 ноябрь - Мәүлид бәйрәме (бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. дөньяга килгән)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев