Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда бушлай дарулата ярдәм алу өчен быелның 1 октябреннән соңга кал­мыйча Пенсия фонды­на гариза тап­шырырга кирәк

 Инвалидларга со­циаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташла­малы рецептлар буен­ча дару препаратла­ры белән тәэмин итү дәүләтебез тарафын­нан гарантияләнә.

 

  Мондый ярдәмне нинди төрдә алуны дөрес сайлау һәркем өчен бик мөһим.

Кеше үзен әйбәт хис иткәндә, хро­ник чирләре борчы­маганда ул натураль ташламаларны акча­лата пособиегә алыш­тырырга кызыгып куярга да мөмкин. Ә менә хәле авырая баш­лап, чир озакка су­зылса, һәм дәвамлы дәвалау, күп дарулар таләп ителсә, акчала­та компенсациянең җитәрлек булмавы ачыклана. Дәвалануга, дару средстволары са­тып алуга кирәкле акча гаилә бюджеты өчен күтәрә алмаслык бу­лырга да мөмкин.

Әгәр сез элегрәк ак­чалата компенсациягә өстенлек биргән булсагыз һәм бу адымның дөрес бул­мавына инансагыз, хәлне төзәтү юлла­рын белергә тиешсез. Социаль хезмәтләр җыелмасын бары тик Пенсия фондына ти­ешле гаризаны язып кына кире кайтарыр­га мөмкин. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шуны искәртә: 2019 елда бушлай дарулата ярдәм алу өчен быелның 1 октябреннән соңга кал­мыйча Пенсия фонды­на социаль хезмәтләр җыелмасын алу хо­кукын кире кайтару турында гариза тап­шырырга кирәк. Бу датадан соң инде бер ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасын кире алып булмаячак (Россия Федерациясе закончалыгында бу ка­ралмаган).

Шуны истә тотыгыз: сезнең сәламәтлегегез генә түгел, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның са­улыгы, тынычлыгы һәм иминлеге дә бүген ярдәмнең кайсын сай­лавыгызга бәйле. Ка­рар кабул иткәнче һичшиксез дәвалаучы табибыгыз белән киңәшегез.

Быел бушлай дару­лар алучыларга Пенсия фондына гариза тап­шыру зарурлыгы юк.

Игорь Леонтьев,

район үзәк хастаханәсе баш та­бибы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев