Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2023 елда Карга авыл җирлегендә зур эшләр башкару ниятләнелгән

Гыйнвар аенда авыл җирлекләре Советлары утырышларын үткәрә башлау күптән гадәткә әйләнде.

 Биредә узган елга нәтиҗәләр ясала, яңа елда ниятләнелгән эшләр әйтелә. Районның халык җыеннары җирлек Советының киңәйтелгән утырышы рәвешендә үтеп, биредә авыл кешеләре, район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре катнаша.  Мондый очрашуларда авыл кешеләре бик актив була. Биредә алар сораулар бирә, үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрә һәм аларга төгәл җаваплар ала. 


Карга мәдәният йортына җыелган халык каршында авыл җирлеге башлыгы Рамил Миңһаҗев чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган эшләргә тукталды.
– Бездә юлларның кардан чистартылуы, урам баганаларындагы ут, су белән тәэмин ителү, мәрхүмнәрне җирләүдә ярдәм итүгә кагылышлы һ.б. лар буенча 7 сорау теркәлгән иде. Ярдәм сорыйлар икән, аларны вакытында хәл итәргә тырышабыз, бер генә гозер дә безнең игътибардан читтә калмый, – диде ул.  


Бүгенге көндә авылда 344 кеше яши, теркәлүчеләр исәбе – 408. Шуларның 132 се – пенсионерлар, 52 се мөм-кинлекләре чикләнгән кешеләр, 49 бала, шуларның 9 ы – мәктәпкәчә яшьтәгеләр. Авыл җирлегендә мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, мәчет, кибетләр, почта, “Әлки” мал чалу цехы һәм кулланучылар кооперативының җитештерү пункты, “Карга” терлекчелек комплексы бар. 
Авыл кешеләренең мал һәм кош-корт асрый торган ярдәмче хуҗалыклары бар. Шундый хуҗалыкларда 300 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 137 сыер, 35 ат, 404 сарык, 2309 кош-корт асрала, 37 умарта оясы бар. Авыл кешеләре Казанга һәм район үзәгенә ярминкәләргә барып, үзләреннән артып калган продукцияне урнаштыра. 
Шуны әйтергә кирәк: мал һәм кош-корт асраучы авыл кешеләренә дәүләт зур ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 2022 елда 137 сыер, 5 ат һәм 19 кәҗә хуҗасына субсидияләр түләделәр. 
Рамил Миңһаҗев хезмәт сөючән, тырыш, күп мал асраучы гаиләләрне аерым атап үтте. Алар: Газыйм Гатин, Рамил Садыйков, Ринат Гафиятуллин, Дамирә Яруллина, Зөлфәт Гәрәев гаиләләре. 
2022 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклардан барлыгы 344,2 тонна сөт сатылган.   
Җирлек башлыгы авыл кешеләренә үзкеремне вакытында түләүләре өчен дә рәхмәтләрен белдерде. 
– Әлеге акчага без кертелгән һәр сумга 4 сум исәбеннән республика субсидиясен дә алабыз. 2022 елда халыктан якынча 140 000 сум акча җыелды, ә республика субсидиясе 560 000 сум тәшкил итте. Әлеге акчадан урам утына түләнде, юлларны кардан чистарту, утка бәйле төзәтү эшләре башкарылды, су башнясындагы 3 насос, су торбалары алмаштырылды, яңа су коесы казуга документлар әзерләнде һ.б. лар, – диде Рамил Миңһаҗев. 
2023 елда чүп савытлары өчен мәйданчыклар булдыру, янгынга каршы гидрантлар урнаштыру, янгын чыга калган очракка дип су цистернасы өчен гараж төзү, юлларны төзекләндерү ниятләнелгән. 
Совет утырышында шулай ук район башлыгы Александр Никошин да чыгыш ясады. Район башкарма идарәсенең территориаль үсеш буенча җитәкче урынбасары Наталья Голубева районның социаль-икътисадый үсеше һәм быелга куелган бурычлар турында сөйләде. Аннары “Эдем” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафина, Татпотребсоюз сәүдә идарәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов сүз алды. 
Карга авылында ел саен Советның йомгаклау утырышында юбилейларын билгеләп үтүчеләрне, үрнәк гаиләләрне, җәмәгатьчелек тормышында актив катнашучыларны бүләклиләр. Бу юлы да күпләр бүләкләр алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев