Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

25-31 май көннәрендә Әлки районында “Куркынычсызлык каешы” дигән чара үткәрелә

25-31 май көннәрендә Татарстанда һәм безнең районда “Куркынычсызлык каешы” дигән чара үткәрелә. Ул юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык каешын куллану мәсьәләсендә административ хокук бозуларны кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлтелгән.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә куркынычсызлык каешы белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт итүче машина йөртүченең куркынычсызлык  каешы каптырылган булырга тиеш. Ул шулай ук куркынычсызлык каешы каптырылмаган пассажирларны да утыртып йөрергә тиеш түгел.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре уздырган тикшеренүләр нәтиҗәләре куркынычсызлык каешын кулланган очракта юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүченең һәм алдыгы урындагы пассажирның һәлак булу яисә яралану куркынычы 50 процентка, арткы урында утыручы өчен 25 процентка  кимүенә раслыйлар. Машина әйләнеп капланганда каптырылган куркынычсызлык каешы машинадагыларның исән калу шансын 5 тапкыр арттыра.

Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рәис Сафин юл хәрәкәте кагыйдәләрен һичшиксез үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев