Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

27 февральдән 8 мартка кадәр җылы һава торышы сакланачак

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсенең һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткән. Бүген 28 февраль көнне юеш кар, урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан уртача җил, төнлә 3-5 градус салкын, ә көндез төньяк көнбатыштан уртача җил, бераз кар, 0 дән алып 2 градуска кадәр...

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсенең һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткән.

Бүген 28 февраль көнне юеш кар, урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан уртача җил, төнлә 3-5 градус салкын, ә көндез төньяк көнбатыштан уртача җил, бераз кар, 0 дән алып 2 градуска кадәр салкын булачак, дип фаразлана. Татарстан юлларында һәм шулай ук Казанда да көчле бозлавык көтелүен кисәтә Татарстан Гидрометцентры. Ләкин бик тиздән яңадан эретә башлаячак.

«Аномаль җылы һава торышы кире кайтачак. Бүген төнлә -2, республика буенча -7, ә көндез температура -4 тән +1 градуска күтәреләчәк. Аннан соң салкынча ике төн көтелә. Пәнҗешәме 0-5 градус салкын, урыны белән 10 градус салкын, ә көндез 4 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана. Шуннан соң нормадан 8-9 градуска югары булган аномаль җылы температура күзәтеләчәк », - дип аңлаткан Ирина Трущина.

Ләкин метеорологлар фикеренчә, бу әле яз иртә киләчәк дигән сүз түгел.

lМәгълүмат: http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/21866-җyilyitachak-gөrlәveklәr-yөgerәchәk.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев