Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга өстәмә түләү – Әлки районы белгече аңлатмасы

3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга 1 июньнән өстәмә түләүләр бирелә башлый.

Әлеге ярдәм нинди гаиләләргә каралган, аны алу тәртибе ничек? Әлеге сораулар белән без республика матди ярдәм үзәгенең Әлки районы бүлеге җитәкчесе Лилия Дормидонтовага мөрәҗәгать иттек.

–Бу пособие уртача айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә биреләчәк. Ягъни гаиләдә бер кеше башына уртача айлык керем 9450 сумнан (пособие билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елдан алдагы елның икенче кварталында бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумы) артмаса, 3 яшьтән 7 яшькәчә һәр балага ай саен 4686 сум түләнәчәк.

–Пособие күләме ничек исәпләнә?

–Айлык түләүнең күләме аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елдан алдагы елның икенче кварталында балалар өчен яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә. 2019 елның икенче кварталында балага яшәү минимумы 9373 сум иде. Димәк, 2020 елда пособие аның яртысы күләмендә –4686,50 сум түләнәчәк.

–Айлык түләү нинди шартларда билгеләнә?

–Баланың  Россия Федерациясе гражданы булуы зарур. Айлык түләү гаиләдә туган, шулай ук уллыкка, опекага алынган балаларга билгеләнә. Ул аның әти-әнинең (законлы вәкилнең) берсенә түләнә.

–Гаиләнең керемен ничек саныйлар?

–Гаиләнең җан башына кереме гариза биргән ай алдындагы календарь яртыеллык алдыннан килгән соңгы 12 календарь айда гаилә әгъзалары керемнәре суммасыннан чыгып исәпләнә. Әлеге сумманың уникедән бер өлеше гаилә әгъзалары санына бүленә. Кеше пособиене алу өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать итсә, аңа 2020 елның 1 гыйнварыннан ук, әмма балага өч яшь тулган көннән исәп-хисап ясала.

Гаризалар быелның 1 июненнән кабул ителә башлый. Гаризаны Бердәм  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яисә Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон төстә тапшырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев