Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

71 нче яшендә С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее директоры Йосыф Заһидулла улы Зариповның йөрәге тибүдән туктады

Район җәмгыятьчелеге зур югалту кичерде - 71 нче яшендә С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее директоры Йосыф Заһидулла улы Зариповның йөрәге тибүдән туктады. Йосыф Заһидулла улы 1947 елның 24 ноябрендә Әлки районы Апак авылында дөньяга килә. Башта туган авылында, аннары Юхмачы урта мәктәбендә белем ала. Үсмер чагында шигырьләр язган, район...

Район җәмгыятьчелеге зур югалту кичерде - 71 нче яшендә С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее директоры Йосыф Заһидулла улы Зариповның йөрәге тибүдән туктады.

Йосыф Заһидулла улы 1947 елның 24 ноябрендә Әлки районы Апак авылында дөньяга килә. Башта туган авылында, аннары Юхмачы урта мәктәбендә белем ала. Үсмер чагында шигырьләр язган, район газетасы "Коммунизм юлы"на хәбәрләр җибәреп торган егетнең журналист булу теләге зур булса да, берничә ел үз авылында эшләп, тормышны өйрәнә, тәҗрибә туплый ул. Аннары район газетасы редакциясенә эшкә килә һәм озак еллар шунда эшли, кызыклы, тирән эчтәлекле мәкаләләр яза, тырыш, уңган әлкилеләрнең матур эшләре турында башкаларга җиткерә, шуның белән район елъязмасы булдыруга үз өлешен кертә.

2000 елда Йосыф Заһидулла улына туган якны өйрәнү музеен булдыру өстендә эшләргә тәкъдим итәләр. Һәм журналист баш-аягы белән яңа, ләкин күңеленә якын эшкә чума. Аның тырышлыгы белән берничә ел эчендә бай эчтәлекле, хәзер инде бөтен Татарстанга мәгълүм музей барлыкка килде. Ел саен анда йөзәрләгән кеше булып, Әлки ягы тарихы белән таныша.

Тагын шуны да әйтергә кирәк: Йосыф Зарипов Әлки районы символларын - гербын һәм байрагын булдыруга да үз өлешен кертеп, аларның идеясын тәкъдим итте, авторларының берсе булды.

Йосыф Заһидулла улы үз тормыш позициясе, дөньяга карашы булган кызыклы шәхес, актив кеше иде. Аның район каршысындагы хезмәтләре югары бәяләнде - Йосф Зариповка "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде, күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ул Эдуард Циалковский, Теодор фон Кармен медальләре иясе дә.

Йосыф ага бай рухлы, сабыр, акыллы, ачык күңелле ир-ат, ышанычлы тормыш иптәше, кайгыртучан ата булды. Аның якты истәлеге әлкилеләр күңелендә бик озак сакланыр.

А.Ф.Никошин, Р.Ә.Билалов, И.В.Юсупов, С.Н. Балакирев, М.А.Платонова, Э.Г.Нуруллина, В.Г.Ярославлев, Р.Ә.Хәлиуллин, А.Р.Низамиев, О.В.Мурзин, Р.Ә.Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев