Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 апрельдә православие динендәге райондашларыбыз Изге Пасханы бәйрәм иттеләр. ФОТО

7 апрельдән 8енә каршы төндә районның барлык храмнарында Пасха гыйбадәтләре үткәрелде. Чиркәүләргә бик күп халык килгән иде. Район благочинные Андрей Зиньков Базарлы Матактагы Изге Троица храмында служба уздырды. Аннан соң ул Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып, анда тәрбияләнүчеләрне олуг бәйрәм белән тәбрикләде, Пасха күчтәнәчләре белән сөендерде. Соңгы елларда урнашкан...

7 апрельдән 8енә каршы төндә районның барлык храмнарында Пасха гыйбадәтләре үткәрелде. Чиркәүләргә бик күп халык килгән иде. Район благочинные Андрей Зиньков Базарлы Матактагы Изге Троица храмында служба уздырды. Аннан соң ул Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып, анда тәрбияләнүчеләрне олуг бәйрәм белән тәбрикләде, Пасха күчтәнәчләре белән сөендерде.

Соңгы елларда урнашкан традиция буенча, благочинный бу көнне шулай ук район эчке эшләр бүлекчәсендә, район гражданлык сагы идарәсендә, Базарлы Матак үзәк хастаханәсендә булды. Һәр җирдә Андрей атакай православныйларның бәйрәм куанычын уртаклашты, изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев