Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 бала атасы Ренат Ибраһимов бәби таптыра торган мунча ачарга тели

Бала салкын хастаханәдә түгел, ә җылы мунчада дөньяга килергә тиеш.

Бу хакта Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты 8 бала атасы Ренат Ибраһимов хәбәр итте

"Татар-информ" язуынча, Ренат Ибраһимов: "40 яшькә кадәр, ир-ат бала чутыннан йөри, - ди. - Еш ялгыша, уйланылмаган гамәлләр кыла. Фәкать 40 яшьтән соң гына ир кеше җитлегә, аңа акыл керә. Китапларымны да мин олыгайгач, тормыш тәҗрибәсе туплагач кына яза башладым. Өч китабым чыкты. Менә дүртенчесен язарга керештем. Яңа китабымда мунчада бала тудыру турындагы тәҗрибәм белән дә уртаклашырга уйлыйм. Кече кызыбыз Мәрьямгә 9 ай. Ул мунчада дөньяга килде. Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч "т" бар. Беренчедән, "тепло", икенчедән, "тихо", өченчедән "темно". Сигез бала атасына ышаныгыз: бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай - Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем. Барысы да уңышлы булды. Киләчәктә Кырымда бәлкем шундый бала тудыру мунчалары ачарга дигән фикер бар. Мин булдыра алмасам, башкалар эшли ала. Кырымда моның өчен шартлар тудырылган, анда җылы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев