Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 декабрьдә Базарлы Матак мәдәният йортында хәйрия концерты үткәрелә

8 декабрьдә Базарлы Матак мәдәният йортында Югары Әлки авылы мәдәният йорты үзешчәннәре һәм Казан артистлары - җырчылар, биючеләр катнашында "Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья" исемле хәйрия концерты үткәрә. Иске Әнҗерә авылында каты авыру белән көрәшүче үсмер Гыйниятуллин Фазыл Равил улына ярдәм итү йөзеннән оештырыла бу концерт. Фазыл дүрт...

8 декабрьдә Базарлы Матак мәдәният йортында Югары Әлки авылы мәдәният йорты үзешчәннәре һәм Казан артистлары - җырчылар, биючеләр катнашында "Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья" исемле хәйрия концерты үткәрә.

Иске Әнҗерә авылында каты авыру белән көрәшүче үсмер Гыйниятуллин Фазыл Равил улына ярдәм итү йөзеннән оештырыла бу концерт. Фазыл дүрт ел инде яман чирдән интегә. Шуның ике елын урын өстендә ятып кичерә. Аңа катлаулы, бик кыйммәтле дәвалау кирәк.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да әлеге игелекле акциядә катнашырга чакырабыз. "Тамчыдан күл җыела", диләр бит. Язмыш сынавы белән көрәшүче Фазылга ярдәм итүдә әз генә булса да өлешебез керер иде.

Концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 100 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев