Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Александр Никошин барлык гүзәл затларны котлый

"Кадерле әниләр, апалар, сеңелләр! Сөекле тормыш юлдашларыбыз! Язның иң беренче бәйрәмен сезгә багышлауда тирән мәгънә һәм рәхмәт хисе ята. Чөнки сез мәхәббәт тулы йөрәгегез, сабыр һәм мәрхәмәтле күңелегез, якты йөзегез, чиксез кайгыртучанлыгыгыз белән һәркемгә җитәрлек җылылык өләшәсез. Сезгә, сөйкемле хатын-кызларыбыз, язгы кояштай бетмәс-төкәнмәс илһам да, ир-егетләрне батырлыкка, зур эшләргә илһамландырырлык...

"Кадерле әниләр, апалар, сеңелләр! Сөекле тормыш юлдашларыбыз! Язның иң беренче бәйрәмен сезгә багышлауда тирән мәгънә һәм рәхмәт хисе ята. Чөнки сез мәхәббәт тулы йөрәгегез, сабыр һәм мәрхәмәтле күңелегез, якты йөзегез, чиксез кайгыртучанлыгыгыз белән һәркемгә җитәрлек җылылык өләшәсез. Сезгә, сөйкемле хатын-кызларыбыз, язгы кояштай бетмәс-төкәнмәс илһам да, ир-егетләрне батырлыкка, зур эшләргә илһамландырырлык мәхәббәт тә, җиргә Кеше бүләк итәрлек, сабыйларыгызны үстереп тәрбия кылырлык көч һәм түземлек тә бирелгән. Тормышта сез еш кына көчле зат саналган ир-атлар булдыра алмас-тай эшләргә алынасыз һәм уңышка ирешәсез. Бүген хатын-кызлар эшләмәгән тармак юктыр ул. Җитәкче, табиб, югары технологияләр буенча белгеч, укытучы, икътисадның төрле өлкәләрендә эшче-хезмәткәр, бизнес белән уңышлы шөгыльләнүче…
Илебезне, Татарстанны, үзебезнең районны чәчәк аттыруда сезнең өлешегез искиткеч зур. Тырыш, фидакарь хезмәтегез өчен, гаиләләребез учагын саклап, өйләребезгә җылылык, ямь биреп, балаларыбызны үстереп яшәгәнегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтлеләребез!
Бәйрәм белән котлап, һәрберегезгә иминлек, зур бәхет, исәнлек-саулык телим. Үзегезне сөеклеләр итеп тоеп, тормыштан ямь табып, һәр көнегезне шатланып яшәсәгез иде"
-диелгән әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев