Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 ОКТЯБРЬ – АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ ЭШКӘРТҮ СӘНӘГАТЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу тормышта бөтен нәрсә үзгәреш кичерә, ә авыл хезмәте элеккечә һәркем өчен зарур
һәм кирәкле булып кала. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр кыр һәм фермаларда хезмәт куючы авыл кешесе илнең төп ышанычы һәм таянычы булып тора. Агропромышленность комплексы - районыбыз икътисадының төп һәм иң мөһим тармагы. Аграр секторның үсеше, талантлы җитәкчеләр, компетентлы белгечләр, тырыш механизаторлар, терлекчеләр, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларның көндәлек киеренке хезмәте районыбызның, һәр гаиләнең икътисадый һәм социаль иминлеге нигезе булып тора. Авыл хуҗалыгы - күп очракта климат шартларына бәйле булган катлаулы тармак. Әмма, бернигә карамастан, сез үз хезмәтегезне намус белән, җиренә җиткереп, профессиональ югарылыкта башкарасыз.
Быел да районыбызның авыл хезмәтчәннәре мул иген уңышы үстерделәр, терлекләргә кышка җитәрлек күләмдә азык хәзерләделәр,
терлекчеләр дә әйбәт күрсәткечләр белән сөендерә.
Хөрмәтле авыл уңганнары! Сезгә җиңелләрдән булмаган, әмма бик кирәкле һәм игелекле хезмәтегез, сайлаган эшегезгә тугры калуыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Хезмәтегездә югары күрсәткечләр, билгеләгән планнарыгызның тормышка ашуын, киләсе көнгә ышаныч, җитеш тормыш, нык
сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
Александр Никошин,
район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев