Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көне

Быел 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Тавыш бирү көнендә районыбызда 49 сайлау участогы эшләячәк.

–Һәр сайлауда безгә төрле партияләрдән, иҗтимагый оешмалардан һәм депутатлыкка кандидатлардан күзәтүчеләр эшли.  Без аларга тавыш бирүнең барышын күзәтеп тору өчен барлык шартларны тудырабыз. 8 сентябрьдә буласы сайлауда да тавыш бирү участокларына күп санлы күзәтүчеләр килүе көтелә,–ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов.

12 августта “За чистые выборы” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте корпусы да күзәтчелек эшчәнлеген башлады. Казанда аларның берничә мәйданчыгы эшләячәк, ә штаблары шәһәрнең Профсоюзлар урамындагы 13/16 нчы йортта урнашкан.

–Безнең корпусның төп эш принцибы – сәясәт белән кызыксынмау, бер генә партиягә дә, кандидатларга да өстенлек бирмәү,–ди “За чистые выборы” корпусының Татарстандагы төбәк координаторы Павел Соломонов.–Без күзәтүчеләрне сайлау процессының законлылыгын күз уңында тотарга өйрәтәбез.

Киләсе атнада НОМ24 Бәйсез иҗтимагый мониторингы платформасында булдырылган Хәбәрләр картасы презентацияләнәчәк. Ул барлык Россия төбәкләрендә  8 сентябрьдә узачак сайлауларда сайлау участокларында һәм комиссияләрендә барган эшне чагылдырачак. “За чистые выборы” корпусының Татарстандагы төбәк координаторы әйтүенчә, бу  Россиядә сайлауларны күзәтеп, бары тик тикшерелгән мәгълүматлар гына чагылыш табачак бердәнбер платформа.

Сайлауга бер атна кала, 2 сентябрьдә, Татарстанда Корпусның Ситуация үзәге ачылачак. Анда сайлау участокларында эшләүче күзәтүчеләрнең мәгълүматлары, шул исәптән фото- һәм видеоматериаллары килеп торачак һәм эксперт-хокукый бәя алачак.

8 сентябрьдә буласы сайлауда моңарчы күрелмәгән санда – һәр сайлау участогында 25 кешегә кадәр күзәтүчеләр эшләр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев