Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

80 яшьлек Гакилә Нуруллина: “Килен дә берәүнең кызы бит”

Иске Алпарда узган җыенда Гакилә Нуруллинаны юбилее белән котладылар. 

 
Микрофон сорап алып, ул мондый игътибар өчен рәхмәт әйтте. Тавышы яңгырап тора, күңеле күтәренке икәнлеге сизелә. Йөзеннән елмаю бер дә китеп тормаган әби белән якыннанрак танышырга булдык. 
–Үзем мин Иске Камкадан, ә Яңа Алпарда 57 нче ел яшим инде. Булачак ирем белән өч ел очрашып йөрдек, аннары өйләнештек. Каенанам-каенатам белән бер йортта  21 ел гомер иттек. Яхшы яшәдек, – дип сөйли башлады сүзчән хатын. 
Кияүгә чыгуга Гакилә Габдулла кызы авыл кибетчесе булып урнаша, ә ире ягулык салучы да, киномеханик та, совхозның төрле эшләрен дә башкара. 
–Кибеттә мич юк иде. Кыш узганчы бармакларым тиресе салкында туңып өчәр кат төшә иде. Кибеттә 30 ел эшләдем. Ул чакларда бөтен төр азык-төлек үлчәп сатыла иде, аларны кәгазьгә төреп бирә идек,–дип искә төшерә Гакилә апа. 
Җитмешенче елларда совхоз кырларында мәк тә үстергәннәр икән бит. Мәк уңышын укучылар кул белән капчыкларга җыйганнар. Алар җыйган мәкне Чистайга илтеп тапшыруны җаваплы һәм пөхтә Гакилә Нуруллинага йөкли булганнар.
–Аллаһы Тәгалә безгә баһадир кебек өч малай бирде. Уртанчыбыз Рамил КамАзда эшли, гаиләсе белән район үзәгендә яши. Кечкенәбез дә күптән түгел гаиләсен алып Матакка күченде. Менә бүген бездә зур сөенеч әле – Раил белән Алиянең дүртенче баласы туды,–дип хәбәр итте Гакилә апа, бәхетле елмаеп. Өлкән уллары Равилнең өе әти-әнисе йортына каршы гына икән. Әбекәй даими игътибар астында яши дигән сүз. 
–Аларны мин контрольдә тотам әле, мин әмерен дә, боерыгын да бирүче, өч тапкыр каенана бит мин,–дип көлеп җибәрде Гакилә апа. –Үзем дә килен булдым, каенанам бик әйбәт хатын иде. Улы алдында мине гел мактап кына торды. Хәзер үзем дә шулай итәм. 
Әңгәмәдәшебез бик тә ачык күңелле, сөйкемле, тормышны сөючән хатын булып чыкты. Аның инде сигез оныгы бар икән. Әлерәк кенә Казанга барып кайткан. Аны башкалага, театрларга йөртәм, дип оныгы Миләүшә алып киткән булган.
–Яшь чагыңда киленең яклы булсаң, кеше кызын гаиләңә үзеңнекедәй кабул итсәң, картлыгыңда хөрмәт һәм ихтирамга ирешерсең,–ди Гакилә апа.
Чынлап та шулай. Тугызынчы дистәсен башлап җибәрсә дә, аның оныклары турында сорашмаган көне юк. Туган көннәрен дә онытмый, барысына да зурлап бүләкләр әзерли. Ә оныклары тарафыннан аларның яратуын, игътибарын һәм эчкерсез кайгыртуын кабул итә. Нинди матур картлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев