Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

80 яшьлек Зәмзәмия Мингәрәева: "Үпкәләрем 90 процент зыян күргән иде"

Заманында улын бер күрер өчен сугыш барган Чечен Республикасына юлга чыгып киткән Үргәгар фельдшеры турында күпләр ишеткәндер мөгаен.

  Аның батырлыгы, күп нәрсәне эчтән тоемлый белүе, юмор хисе турында хикәяләр сөйлиләр. Әмма соңгы көннәрдә бу хатынга тыныч тормышта көрәш алып барырга туры килә әле. Аның дошманы – бөтен җиргә җитешә торган мәкерле ковид-19 вирусы. Хикәябез Зәмзәмия Мингәрәева турында.
–Авырып күпме яттыммы? Башта тәм һәм ис тоймавымны сиздем, аннары бераз гына тән температурам күтәрелде. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә шылтыраттым. Мине шунда ук килеп алып киттеләр. Беренче уем мондый иде: февральдә миңа 80 яшь туласы, димәк, яшәлгән инде, соңгы юлга җыенырга вакыт җиткән,–дип башлады сүзен Зәмзәмия апа. Елмаерга, хәтта шаяртырга тырышса да, күзләреннән яшьләр агып төште. Авылдашым белән район хастаханәсендә терапия бүлегендә очраштык (аны шулай дип атавымның сәбәбен шигырь белән аңлатасым килә: гәрчә анда тумасам да, бик якын миңа Үргәгар, шуннан минем әтием, шуннан минем туганнар...).
–Хәлемнең начарлыгын аңлап, мине Алексеевск бистәсенә озаттылар. Бу вакытта инде әлеге хастаханәдә улым Рамил дәваланып ята иде. Аны эш урыныннан ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр, ахыргача эшләп йөрде ул. Улым эретеп ябыштыручы. Ялның ни икәнен белми эшли, кушканны намус белән үти,–дип дәвам итә хикәясен Зәмзәмия әби. Сүзләреннән күптән инде үсеп җиткән, үзенең дә зур малайлары булган улына карата ана мәхәббәте, эчкерсез кайгырту бөркелә.
Ире Нияз рактан үлеп киткәч, Зәмзәмия апа өч улын берүзе үстерде, белем алырга ярдәм итте. Хәзер инде аның 8 оныгы бар. 
Прививка ясатмадыңмы, дигән соравыма ул болай дип җавап бирде:
–Әллә ничә тапкыр җыендым, шул арада авыру мине үзе килеп каптырды. Моның өчен табибларлардан гафу үтенәсем килә. Кирәклеген дә аңлыйм, әмма гел суза килдем, вакыт тапмадым. Картлык - түгелдер шатлык. Безнең ише карт-корыны кулыннан тотып йөртергә кирәк күрәмсең,–дип үкенеп сөйли әбекәй. Аннары, бераз сулыш алгач, дәвам итә:
–Кызым, менә нәрсә әйтәсем килә: бер генә йогышлы авыруны да прививкасыз җиңеп булмый. Коронавирус куркыныч авыру, мондыйның әле булганы юк, диләр. Ничек инде булмасын?! Булды. Авыл балалары уникешәр көн кызамык белән, аннары тагын ике атна скарлатинадан чирли иделәр. Ата-аналарына гына калдырып китәргә курка идем. Төне буе телефоным шылтырый. Барысын да ташлап чыгып чаба идем. Кайчак авыру балаларның әтиләре ат белән килеп ала иделәр. Чып-чын эпидемия булган ул чакта.  Ә хәзер вируслы гепатит, скарлатина, кызамык кебек авырулар турында сөйләгәннәрен ишетәсезме? Әлеге йогышлы авыруларны бары прививка ярдәмендә җиңделәр бит. Ә башкача булмый да,–дип мавыктыргыч итеп искә төшерә Зәмзәмия апа үткәннәрне. Алексеевск хастаханәсендә күпме ятканын хәтерләми, бер ай тирәседер, ди. 
–Үпкәләрем 90 процент зыян күргән иде. Табибларга һәйкәл куярлык. Әнекәем, искиткеч, һәрберсе профессор диярсең! Мине бик әйбәт карадылар, көне буе кислород сулап яттым. Корсакка укол ясадылар, памперслар кигезделәр... Бик зур рәхмәт аларга, бигрәк тә Марсель Рәфкать улына. Кичерсен инде мине, азаплап бетердем үзләрен, өйгә җибәрегез әле, үз урынымда үләр идем, дип сорап теңкәләренә тидем. Кара инде, хәтта ябыкмадым да, мине бик әйбәт ашаттылар,–ди әңгәмәдәшем, яңакларын тотып күрсәтеп.
Хәзерге вакытта әбекәй Базарлы Матак хастаханәсендә дәвалана. Тизрәк өйгә кайту турында хыяллана. Системалары беткән инде, уколлар, дарулар аласы калган, сулавын да аппарат аша сулый. 
–Әби терелеп килә, бик авыр чорны үтте инде. Хәзер кислород ярдәмендә сулый. Әмма төнлә инде аппаратсыз гына йоклый,–дип сөйли терапия бүлеге табибы Алсу Зәкиуллина. Тиздән Зәмзәмия апаны өенә чыгарырлар. Анда аны зур түземсезлек белән уллары һәм оныклары көтә. 
–Гәзитәгез аша Алсу Җәүдәт кызына, шәфкать туташлары Гөлфирә Шаһиевага, Гөлнара Хәмидуллинага, Гөлүсә Аитовага, Әнисә Әсәтовага  рәхмәтемне җиткерергә онытмасаң иде. Мине бала карагандай карыйлар бит. Үзәм генә бәдрәфкә дә бара алмыйм, су да эчә алмыйм, кашыктан ашаталар мине. Хастаханәдә авыруларга шундый игътибар һәм карау булу баш табиб Светлана Викторовнаның да тырышлыгы нәтиҗәсе бит,–ди әбекәй. 
Кырык еллык эш стажы булган фельдшер, хезмәт ветераны, тормышны сөючән, тиктормас һәм актив Зәмзәмия апа Мингәрәева белән очрашуыбыз шундый булды. Хушлашканда ул болай диде:
–Терелеп өемә кайтуга үзеңне кунакка чакырам әле, кызым. Теге вакытта, 1996 елда, Чечняга баруым турында сөйләрмен. Ул чакта язып барган көндәлегемне күрсәтермен.
Шулай килештек тә. Терел тизрәк, Зәмзәмия апа! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев