Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аңа балалары да кирәкми...

Суд бара. Судья хөкем карарын укый. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – ир-ат.

Аны  төзәтү эшләренә хөкем иттеләр. Димәк, иректә калачак. Нинди сөенеч! Хәзер инде бар да аның үзенә бәйле.

 

Бүген иректән мәхрүм итү төсендәге җәзаларны куллану кими бара. Җәзаларның альтернатив төрләре киңрәк файдаланыла. Аларның берсе – төзәтү эшләре. РФ Җинаять кодексының  50 нче маддәсе нигезендә, төзәтү эшләре төп хезмәт урыны булмаган кешегә, ике елга кадәр срокка билгеләнә.

Урта Әлки авылында яшәүче Р. 2020 елның августында балаларына алиментлар түләүдән усалларча тайчанганы өчен суд каршына баскан иде. Әлки район суды карары белән ул хезмәт хакының 20 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән 11 айга төзәтү эшләренә хөкем ителде.

Төзәтү эшләре – төрмә түгел. Шул рәвешле җинаять кылуда гаепле кешегә шанс бирелә. Син иректә каласың, туганнарың, якыннарың янында буласың, гадәти тормыштан аерылмыйсың дигән сүз. Хәзер инде барысы да синең үзеңә  бәйле. Суд карарын төгәл үтәргә генә кирәк. Эшлә, тәртипле тормыш алып бар. Шунда гына үзеңнең гаебеңне юа, дөрес юлга баса аласың. Нәкъ шулай эшләүче – кылганына үкенеп, акылга утырырга омтылучылар бар. Әмма, ни кызганыч, төзәтү эшләренә хөкем ителгәннәрнең  күпчелеге закон кушканча яшәргә теләми. 

Ата-аналарның байтагы суд карарын үтәүгә дә җаваплы карамый. Элекке тормыш иптәше белән барып чыкмаган гаилә мөнәсәбәтләре турында онытырга тырышып, күпләр үзләренең яңа тормышыннан балаларын да сызып ташлыйлар, аларны тәрбияләүдә, матди яктан тәэмин итүдә катнашудан баш тарталар.

Алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән ир-ат та шундыйларның берсе булып чыкты. Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе аны хөкем срогын үтү өчен “Хузангай” җәмгыятенә юллады. Әмма Р. әлеге предприятиегә бер генә тапкыр да килеп карамады, үзе теләгәнчә яшәвен дәвам итте.

Инспекция хезмәткәрләре аңа төрлечә йогынты ясарга тырыштылар. Әңгәмәләр үткәрделәр, хөкем карарын тиешенчә үтәүдән тайчанган очракта тимер рәшәткә артына эләгергә мөмкин булуын да искәрттеләр. Ләкин Р. инспекция хезмәткәрләренең сүзләренә колак салмады, эшләргә дә, балаларына алимент түләргә дә теләмәде. Авылдашлары да аның турында тискәре фикердә иделәр.

Күрелгән чаралар нәтиҗә бирмәгәч, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе төзәтү эшләре турындагы хөкем карарын иректән мәхрүм итүгә алыштыру турында судка күрсәтнамә юллады.

Район суды әлеге күрсәтнамәне канәгатьләндерде. Р. өч ай егерме көнгә иректән мәхрүм итүгә хөкем ителде. Бәлки колония җирлегендә ул үзенең матди ярдәмсез калдырылган балалары хакында исенә төшерер һәм тормышын үзгәртергә карар кылыр?

Айрат Гибадуллин,

район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев