Александр Никошин әлкилеләрне Белем көне белән котлый
Яңалыклар

Александр Никошин әлкилеләрне Белем көне белән котлый

Кадерле балалар, укытучылар, тәрбиячеләр, ветеран-педагоглар, ата-аналар!

Сезне 1 сентябрь – Белем бәйрәме, яңа уку елы башлану белән ихлас котлыйм! Һәрберебезнең тормышында бу көн – дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга. Кадерле балалар, укучылар, студентлар! Быелгы уку елы күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын, ә бакча, мәктәп, көллият тормышыгыз эчтәлекле һәм мавыктыргыч узсын. Эш сөючәнлек, максатка ирешүдә үҗәтлек, бик яхшы билгеләр сезнең юлдашыгызга әверелсен.

Районыбызның хөрмәтле укытучылары һәм тәрбиячеләренә һөнәри биеклекләр, зирәклек, укучылар мәхәббәте, ата-аналар хөрмәте, ныклы сәламәтлек, чиксез көч-куәт, ә әти-әниләргә сабырлык, тынычлык, балаларыгызның уңышлары һәм җиңүләре белән шатланып яшәвегезне телим. Яңа уку елы һәркемгә яңа уңышлар алып килсен!

Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.


Нет комментариев