Александр Никошин: «Якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән чын күңелдән котлыйм»
Хөрмәтле әлкилеләр, районыбыз кунаклары!
Сезне якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән чын күңелдән котлыйм.
Яңа ел-якты өметләр һәм шатлыклар вакыты. Традиция буенча, бу көннәрдә без бер-беребезгә изге теләкләр ирештерәбез, бәхет телибез, шулай ук узып баручы елда башкарылган эшкә йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.
Узып баручы ел әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Районда ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру, биналарны капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юллар төзү һәм ремонтлау буенча эшләр дәвам итте. Барлык казанышлар – безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе.
Бүген бөтен игътибарыбыз алгы сызыктагы егетләребезгә юнәлтелгән. Алар дәүләтебезнең бөтенлеге һәм бердәмлек өчен көрәшә. Узып баручы ел дәвамында волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтеп килделәр. Без барыбыз да аларның җиңеп кайтуын көтәбез һәм алдагы бәйрәмнәрне, һичшиксез, өйләрендә, гаиләләре белән каршы алачакларына ышанабыз.
Кадерле әлкилеләр! Яңа 2025 ел безнең барлык өметләребезне дә акласын, илгә-көнгә иминлек, гаиләләребезгә бәхет-шатлыклар алып килсен. Иң яхшы омтылышларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа хезмәт ирешүләренә рухландырсын, әйбәт үзгәрешләр, тотрыклылык, үсеш, иминлек һәм тынычлык елы булсын!
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев