Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: «Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тынычлык, гаилә иминлеге телим»

Кадерле хатын-кызларыбыз, яраткан әниләребез, әбиләребез, тормыш иптәшләребез, апа-сеңелләребез!

Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.
Хатын-кызларыбыз төрле өлкәләрдә хезмәт куя, бизнеста уңышларга ирешә, җәмәгать тормышында актив катнаша. Алар гаиләдә дә, сайлаган хезмәтләрендә дә, спортта да, иҗатта да, иҗтимагый эшчәнлектә дә - һәркайда үз бурычларын үтәргә өлгерә. Үз вазифаларын намус белән үти, төрле казанышларга ирешә. Без районыбыз хатын-кызларының уңышларына сокланабыз һәм ихластан горурланабыз.  
Хөрмәтле хатын-кызлар, хезмәтегез, йомшак күңелегез, кайгыртучанлыгыгыз, назыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Яныгызда һәрвакыт ышанычлы, кирәк чакта таяна алырлык ир-атлар булсын, балаларыгыз исә сезне шатландырып үссеннәр. 
Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тынычлык, гаилә иминлеге телим.  
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев