Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексеевск агрокөллиятенең Әлки филлиалы укырга чакыра

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы 2016-2017 нче уку елына түбәндәге һөнәрләргә укучылар кабул итә Авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты. Бу һөнәр ияләре районга бик кирәк, аларны хуҗалыкларда көтеп алалар. Бездә укып чыккан егетләр тракторда гына түгел, комбайнда, техниканың башка төрләрендә, махсус машиналарда эшли алалар Пешекче-кондитер: укырга 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны кабул итәбез....

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы

2016-2017 нче уку елына түбәндәге һөнәрләргә укучылар кабул итә

Авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты. Бу һөнәр ияләре районга бик кирәк, аларны хуҗалыкларда көтеп алалар. Бездә укып чыккан егетләр тракторда гына түгел, комбайнда, техниканың башка төрләрендә, махсус машиналарда эшли алалар

Пешекче-кондитер: укырга 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны кабул итәбез. Өч ел укыгач, диплом белән бергә аттестат та бирелә. Укуны тәмамлагач, 3-4 разрядлы пешекче булып эшкә урнашу мөмкинлеге чикләнмәгән.

Филиалда уку бушлай, өлгерешләре яхшы булган курсантларга стипендия түләнә. Курсантлар бушлай туклана, тулай торакта яши.

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалына укырга керү өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк.

1) директор исеменә гариза;

2) белем турында документның төп нөсхәсе;

3) яшәгән җирдән һәм гаилә хәле турында белешмә;

4) медицина белешмәсе;

5) шәхесне раслаучы документның күчермәсе, ИНН, СНИЛС;

6) 3х4 см лы фоторәсем.

Көндезге бүлектә укучы егетләр өчен армиядә хезмәт итү кичектерелә.

Безнең адрес: Базарлы Матак авылы, Үзәк Усадьба ур., 1.

Кабул итү комиссиясенең телефоны: 20-3-56.

8 сәгатьтән 16 сәгатькә чаклы кабул итәбез.

Эл адрес:PU95@yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев