Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексеевск агрокөллиятенең район филиалында ачык ишекләр көне булды

  Быел районда 181 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый.

  Аларның кайберләре укуын мәктәптә дәвам итәр, махсус урта уку йортларына керергә теләүчеләр дә бар.  Ничек кенә булмасын, егетләр-кызларның күбесе бүген булачак профессияләрен сайлау алдында тора. Алексеевск агрокөллиятенең район филиалында үткәрелгән ачык ишекләр көне аларга бу мәсьәләдә ярдәм итми калмас. 
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бүген бик күп белгечләр кирәк. Әлеге кадрлар дефицитын каплау өчен агрокөллият филиалында авыл хуҗалыгы өчен төрле һөнәр ияләре – тракторчы-машинистлар, ветеринария фельдшерлары, пешекче-технологлар әзерлиләр. Филиалда 29 кеше эшли, аларның 17 се – педагоглар. Бүген биредә 224 студент белем ала. Ачык ишекләр көнендә булачак абитуриентларга болар хакында уку йорты педагоглары һәм мастерлары сөйләде. Чараны оештыруда аларга  өлкән курслар студентлары да булышты. 
Егетләргә һәм кызларга көллияттәге уку процессы турында сөйләделәр, уку корпусын, гамәли дәресләр өчен кабинетларны күрсәттеләр. 
Берничә ел элек көллият филиалында капиталь ремонт булды. Уку йорты бик яңарды, заманча күркәм төс алды. Белем һәм һөнәр алу өчен мөмкинлекләр дә артты.
Зур аш бүлмәсендә студент-пешекчеләр өчен кирәкле барлык заманча җиһазлар – плитәләр, суыткычлар, ризыкларны кисү-бүлү өстәлләре, төрледән-төрле савыт-сабалар һәм башка күп әйберләр бар. 
Булачак тракторчы-машинистлар тренажер-симуляторларда шөгыльләнәләр, двигатель һәм тапшыру тартмасының, тулаем автомобильнең төзелешен өйрәнәләр. Автодромда трактор һәм КамАЗ йөртү күнекмәләре алалар. Укуны тәмамлаганнан соң аларга трактор һәм йөк автомобиле (С категориясе) белән идарә итү таныклыгы биреләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен компьютерда өйрәнәләр. Ветеринарларның шулай ук практика кабинетлары бар.
Спорт залында физкультура белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Ашханәдә студентлар өчен беренче һәм икенче ашлардан торган кайнар ризык әзерләнә. 
Ачык ишекләр көненә барлык  мәктәпләрдән тугызынчы сыйныф укучылары килгән иде. Алар агрокөллияттә үзләштерелә торган  профессияләр белән бик кызыксындылар. 
Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Илназ Хәйретдинов тугызынчыны тәмамлагач бирегә укырга керергә җыена. 
–Нинди профессия сайлыйсымны төгәл белмим әле. Әти-әнием белән дә киңәшергә кирәк. Үзем күбрәк тракторчы-машинист булу ягында. Миңа ветеринар профессиясе дә якын, чөнки әнием район ветеринария берләшмәсендә эшли,–дип уртаклашты Илназ.
Студентлар һәм укытучылар белән очрашып сөйләшүдән дә кунаклар үзләре өчен күп мәгълүмат алды. Иске Матактан Анастасия Матвеева тәэсирләрен безнең белән дә бүлеште.  
–Ачык ишекләр көне миңа да, сыйныфташларыма да бик ошады. Биредә уку, профессия үзләштерү өчен шартлар бик күп икән. Үзем тугызынчыдан соң укуымны мәктәптә дәвам итәргә ниятлим. Югары белем алырга да теләгем бар. Әлегә кем буласымны хәл итмәдем. Ветеринар профессиясе дә ошый, укытучы хезмәте дә күңелемә якын,–ди Анастасия. 
Филиал директоры Илдус Сираҗев укучыларны үзләренә укырга килергә чакырды. Биредә бит республиканың бүтән районнарында һәм шәһәрләрендәге кебек үк белем үзләштерергә була.  Җитәкче әйтүенчә, киләсе уку елында филиалда беренче курс студентлары өчен 65 бюджет урыны булачак. Белем алырга һәм профессия үзләштерергә теләгән яшьләрне биредә кочак җәеп каршы алалар. Килегез генә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев