Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алинә” универсаль спорт залында кекусинкай-каратэ буенча Татарстанның ябык беренчелеге булып үтте

yandex.ru "Алинә" универсаль спорт залында кекусинкай-каратэ буенча Татарстанның ябык беренчелеге булып үтте. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Бәйгедә Алексеевск, Балтач, Спас, Лаеш, Нурлат, Әлки районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 10-17 яшьләрдәге 98 үсмер катнашты. Спортның сугышчан төрләре буенча республика җәмгыяте рәисе Виктор Кустовский, ярышта катнашучыларны сәламләп, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. -Әлки...

yandex.ru

"Алинә" универсаль спорт залында кекусинкай-каратэ буенча Татарстанның ябык беренчелеге булып үтте. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Бәйгедә Алексеевск, Балтач, Спас, Лаеш, Нурлат, Әлки районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 10-17 яшьләрдәге 98 үсмер катнашты.

Спортның сугышчан төрләре буенча республика җәмгыяте рәисе Виктор Кустовский, ярышта катнашучыларны сәламләп, оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

-Әлки районы каратэ буенча әйбәт үсеш этабында. Сезнең спортчыларыгыз республика ярышларында да уңышлы чыгыш ясыйлар. Аеруча тренер Геннадий Вассуновны мактап үтәсем килә,-диде ул.

Киеренке көрәштә безнең кызлар һәм егетләр осталыкларының югары дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр. Үз яшь категорияләрендә Хурададан Яков Яганев, Базарлы Матактан Валерия Советникова, Данил Фәхретдинов, Евгений Ферапонтов, Милана Варламова, Рәзил Гатауллин, Раил Низамов чемпион булдылар. Данил Яганев (Хурада), Вика Советникова (…), Лиана Гыйльмиева (Базарлы Матак) - икенче, Данил Кашкаров (Хурада), Игорь Вассунов (Базарлы Матак), Мария Чернова (Базарлы Матак) өченче булдылар.

Җиңүчеләрне ярышларга Геннадий Вассунов, Андрей Зиньков, Евгений Яганев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев