Әлки районы: урамнарны чистартканда калган кар өемнәрен кем алыр?
"Иске Салман авылында күтәртелгән юлны чистартучы машиналар безнең урам башына кар өеме калдырып китәләр.
Урамыбызда күбрәк олы яшьтәгеләр, инвалидлар яши. Ул кар өеме "ашыгыч ярдәм" машиналарына урамга керергә киртә булып тора. Аны кем чистартырга тиеш икән?
Фәрит Гатин"
Укучыбызның әлеге соравына җавап бирү өчен без "Алексеевскдорстрой"ның район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул болай дип аңлатты:
-Безнең коллектив 640 километр юлны теләсә нинди һава торышында автомобиль хәрәкәтен тәэмин итәрлек итеп тәүлек әйләнәсе кардан чистартып, карап тора. Иске Салман авылының буеннан-буена үзәк урамны чистартып, Иске Тахтала ягына үтәбез. Безнең "КамАЗ"лар кар төрттереп барганда авыл урамнары башында өемнәр дә калдыра. Әмма ул кар өемен "КамАЗ"лардан чистарттыра алмыйбыз, чөнки машиналарның юлдан төшеп китү куркынычы бар. Өемнәрне чистартырга тракторлар җибәрү мөмкинлегебез дә юк. Миңа калса, бу эшне башкаруны авыл җирлеге җитәкчелеге оештырырга тиеш. Урам юлларын чистарту безнең вазыйфага керми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев