Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алинә” универсаль спорт залында узган “ГТО – бөтен гаилә белән” ярышларында ата-аналар һәм балалар спортның байтак төрләре буенча көч сынаштылар

Әтиеңнең дәү-дәү герләрне өскә чөюен, эһ тә итмичә турникта күтәрелүен горурланып күзәтеп тору, аннан ул өйрәткәнчә үзең дә бу күнегүләрне ясый алу ничек рәхәт!

Әти-әниең белән бер-берең өчен җан атып, көч биреп сикерү, "пресс" ясау, мишеньгә ату тагын…

"Алинә" универсаль спорт залында узган "ГТО - бөтен гаилә белән" ярышларында ата- аналар һәм балалар әнә шулай спортның байтак төрләре буенча көч сынаштылар. "Без бергә" Зур гаилә уеннары республика проекты кысаларында узган әлеге чарада мәктәпләр һәм балалар бакчалары тәкъдим иткән 33 гаилә катнашты.

"Без бергә!" - әлеге шигарь "Алинә"дә үткән бу зур бәйгегә бик тә туры килеп торды. Ярыш рухы белән беррәттән гаилә җылысы һәм бердәмлеге хөкем сөр- гән чын спорт бәйрәме булды ул. Әтиләр, әниләр һәм балалар анда пневматик вин­товкадан ату, урын­нан озынлыкка сикерү, "пресс" ясау, гимнасти­ка эскәмиясенә баскан килеш алга иелү, тур­никта күтәрелү һәм башка төрләр буенча ГТО нормативлары тап­шырдылар. Аларның бер-берсе өчен кай­гыртып, киңәшләр би­реп торуларын, әйбәт нәтиҗәләр өчен тыры­шуларын күрсәгез!

Хузангай авылын­нан килгән Гордеев­лар - чын мәгънәсендә спорт сөюче гаилә. Әтиләре Юрий, әниләре Светлана, 8 яшьлек Матвей һәм 6 яшьлек Тимофей барысы да бертөрле форма - кы­зыл футболкалардан. Бу гаиләне күпләр оста чаңгычылар буларак белә. Алар райондагы һәр чаңгы ярышын­да катнаша һәм приз­лы урыннар ала. Биш яшеннән чаңгыга баскан Матвей быел­гы сезонда үзебезнең районда гына түгел, Болгарда, Нурлатта, Ак­субайдагы узышларда беренче булган. Малай­лар әтиләре белән төрле спорт тренажерларында яратып шөгыльләнәләр. Нормативларны да бик әйбәт тапшырдылар.

Олег һәм Валентина Карманаевлар спорт бәйгесенә икенче сыйныфта укучы ул­лары Тимофей белән килгәннәр.

- Без гаиләбез белән сәламәт яшәү рәвешен тормыш принцибы иттек. 8-9 сыйныф­лардагы улыбыз белән кызыбыз да спорт- ка мөкиббән, - дип сөйли Олег Карманаев. - Өйдә спорт трена­жерлары белән махсус бүлмә дә булдырдык. Кеше өчен сәламәтлек - иң мөһиме. Ә саулыгыңны саклау өчен гел хәрәкәттә бу­лырга кирәк. Әле кай­чан гына мин 95 кило­грамм авырлыкта идем. Даими спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклану нәтиҗәсендә 75 килограммга кал­дым. Көн саен 15 ча­крым җәяү йөрергә ты­рышам. Кыш буе бөтен гаиләбез белән чаңгы шуабыз. Улларым белән өчебез каратэ белән шөгыльләнәбез, төрле ярышларда катнаша­быз. Бүгенге чараны бик кирәкле дип саный­быз, нормативларны теләп тапшырабыз.

Алпарда яшәүче Ай­туган һәм Гөлсинә Гай­фуллиннар үзләренең уллары һәм кызла­ры янына тәрбиягә дә сабыйлар алган­нар иде. Балаларның һәркайсында спорт- ка мәхәббәт тәрби- яләгәннәр. Уллары Данил татарча һәм бил­бау көрәшләре белән мавыга, зона, илкүләм ярышларда катна­шып җиңүләр яулый. Кызлары Айгөл һәм Диана каратэ белән шөгыльләнәләр, бассей­нга йөзәргә йөриләр. Ә бөтен гаиләләре белән чаңгы шуарга яраталар икән.

Түбән Кәчи мәктәбе исеменнән чыгыш ясаган Искәндәр, Гөл- наз, Илдан һәм Ир­хан Гыйләҗевлар да спортсыз яшәүне күз алдына китермиләр. Бадминтон, футбол, чаңгы, өстәл теннисы - аларның яраткан спорт төрләре.

- Барың бергә спорт белән шөгыльләнү сә- ламәтлекне дә ныгыта, гаиләне дә берләштерә, вакытыңны дөрес бүләргә дә өйрәтә, - диләр ирле-хатынлы Искәндәр белән Гөлназ.

Мондый спортка мөкиббән гаиләләрнең һәркайсы турында бик озаклап сөйләп булыр иде. Базар­лы Матактан Виктор һәм Любовь Королев­лар, Наил һәм Елена Шәйхетдиновлар, Рәис һәм Алия Фәсаховлар, Юхмачыдан Рәшит һәм Татьяна Галиуллиннар, Борискинодан Петр һәм Зоя Бокаревлар һәм аларның балалары белән аралашу, төрле спорт күнегүләре баш­каруларын күрү әлеге гаиләләргә карата сок- лану һәм ихтирам уят­ты.

Ярышларда катнаш­кан һәр гаиләгә ГТО нормативларын тап­шыру хакында серти­фикатлар бирелде. Ә иң күп сандагы бал­лар җыйган өч гаилә ярышның җиңүчеләре дип игълан ителде. Болар - Алпар урта мәктәбеннән Гайфул­линнар (381 балл), Чуаш Борнае урта мәктә- беннән Филипповлар (405 балл) һәм Түбән Кәчи мәктәбеннән Гый- ләҗевлар (410 балл). Гыйләҗевлар "Зур гаилә уеннары" махсус футболкалары белән дә бүләкләнде.

Район мәгариф идарәсе начальнигы Артем Савинов бәйгедә катнашкан һәр гаиләгә рәхмәт белдерде һәм ГТО нормативларын тапшырулары белән котлады. Ул тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде - районы­быз "ГТО - бөтен гаилә белән" Зур гаилә уенна­рында катнашучылар саны буенча республи­када лидерлар рәтендә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев