Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки халкын Россия Дәүләт Думасы депутаты кабул итте

30 ноябрьдә әлкилеләрне гозерләре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Юрий Синельщиков кабул итте.

Депутатка сорау-мөрәҗәгатьләр белән күбрәк мәктәпләрдән килгәннәр иде. Әйтик, Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова үзләренең уку йорты территориясендә заманча футбол мәйданчыгы төзүдә депутат ярдәменә өметләнеп килгән. Чынлыкта районыбызда әле бүгенге көн таләпләренә җавап биргән бер генә футбол кыры да юк. Базарлы Матакта тамашачылар урыннары, киенү-чишенү бүлмәләре белән футбол мәйданчыгы төзелсә, бик әйбәт булыр иде. Юрий Синельщиков та бу сорауны урынлы дип тапты һәм аны хәл итү юлларын эзләргә ышандырды.

Иске Матак һәм Юхмачы база мәктәпләре физик тәрбия укытучылары Михаил Леонтьев белән Фәрхәд Курбанбаев балалар өчен хоккей тартмасы булдыруда булышуны сорыйлар. Депутат әлеге мәсьәлә буенча да эш алып барырга сүз бирде.

Юхмачы мәктәбенә чаңгылар да кирәк икән. Дума депутаты бу үтенеч буенча да ярдәмгә өметләндерде.

Юрий Синельщиковка югалткан шәхси документларын торгызуда, өйгә ремонт ясатуда, храм төзүдә ярдәмгә сорап килүчеләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев