Район Советы утырышында депутатлар Әлки муниципаль районы Контроль-исәп палатасы рәисе Андрей Михайлович Агаповның лаеклы ялга китү турындагы гаризасын канәгатьләндерделәр.
Күпьеллык намуслы хезмәте, муниципаль финанс контролен үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өлеше, шулай ук актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, район башлыгы Александр Никошин Андрей Агаповка җылы рәхмәтләрен җиткерде, саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп, Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Нет комментариев