Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Татарстан Республикасы көне белән котлый

Хөрмәтле әлкилеләр, район кунаклары! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.

 
Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул.
Без төбәгебез, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм шушы уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез.
Татарстан социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала. Халыкның яшәү шартлары яхшыра. Сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә.
Дәүләт аерым гына яши алмый, ул халыкка таяна һәм халыкка хезмәт итә. Татарстанда моны яхшы аңлыйлар. Хакимият һәм халык арасындагы тыгыз һәм гадел мөнәсәбәт - республиканың киләчәгенә, аның тотрыклы үсешенә, тынычлык һәм иминлеккә ышаныч. 
Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Авылларда клублар, сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелә, балалар бакчалары, мәктәпләр ремонтлана, юллар, тротуарлар салына. 
Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, имин тормыш, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге телим. Республика көне котлы булсын! 
Әлки районы башлыгы Александр Никошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев