Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе коллективының хисап концерты булды

22 мартта район мәдәният йортында иҗади һәм сәләтле кешеләрнең зур бәйрәме – Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе коллективының Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланган хисап концерты булды.

Концерт программасы үткәндәге фотографияләргә багышланган күренеш белән башланды. Эх, безнең белән ни генә булмый бит! Беренче адым, беренче сыйныф, беренче вальс...  Безнең турыда сүзләр белән сөйләп булмаганны фотосурәтләр күрсәтә... 
Һәрбер йортта, һәр гаиләдә фотоальбом бар. Андагы зур һәм кечкенә, төссезләнгән һәм саргайган фотосурәтләрдә безнең тормыш, үткән көннәрнең аерым бер мизгелләре, без нинди булган, ничек яшәгән – шулар     сакланган. 
Гаилә альбомы фотосурәтләре үткәннәрне искә алырга, бүгенге турында уйланырга ярдәм итә. Һәрбер фото ул – тормышның бер өлеше, ул узган көннәр турында сөйли. Һичшиксез, гаилә альбомын карагыз! Болар турында “Иске фотосурәтләр” җырын башкарып,  инглиз теле укытучысы Алия Зәйдуллина сөйләде. 
Аннары сәхнәдә “Яучылык” фольклор күренеше башланды һәм ул татарларның “Килен төшү” йоласы белән дәвам итте. Гимназия укучылары тамашачыларга үз телләре, тарихлары, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән горурлана торган төрле милләт халкының киемнәрен дә күрсәтте. Артистлар – укытучылар һәм укучылар матур милли киемнәр, гореф-гадәтләрне күрсәтү юлы белән төрле халыкларның үзенчәлекләрен күңелгә хуш килерлек итеп җиткерә алды. Залдагылар сәхнәдәге вакыйгаларны бик кызыксынып карады. Һәм без барыбыз да ниндидер бер мизгелгә үткәнгә кайткандай булдык.
Концертны бик рәхәтләнеп ата-аналар, дәү әти, дәү әниләр, чыгыш ясаучыларның дуслары карады. Укучылар укытучылар белән бергә тамашачылар өчен үзләренең иң яхшы номерларын башкарды. Тамашачылар борынгы уен коралы курай тавышын да ишетте. Аңарда 4 нче сыйныф укучылары Нәфисә Фәсахова, Әдилә Фәттахова һәм Зилә Хафизовалар уйнады. Бу уен коралында балалар бар тырышлыгын биреп уйнады, ә сәхнә артында – укытучылар һәм тамаша залында ата-аналар алар чыгышын дулкынланып тыңлады. Сәйдә Сәйфуллина, Илнур Шаһалиев, Зилә Сафиуллина тамашачыларга чыгышлары белән ял бүләк итте. Ә физкультура укытучылары Денис Ирдинкин һәм Олег Астафьев “Давай за жизнь” җырын бүләк иттеләр. 
Баян – бар концертларның да күрке ул. Аның тавышы тирән моңсулыктан алып, күңел күтәренкелегенә кадәр булган бар хисләрне дә ачып бирә ала. Биредә чыгыш ясаучы баянчылар дуэты да тамашачыларны җыр дөньясына алып китте, һәркемнең иң нечкә күңел кылларын да тибрәтте. 
Гаилә ул – тормыш нигезе, кешене тәрбияләү үзәге. Концерт гаиләләргә музыкаль сәнгать чаралары ярдәмендә тагын бер мизгелгә ныграк якынаю мөмкинлеге бирде. Сәхнәдә Фәсаховлар – Сиринә кызлары Нәфисә һәм Нәргизә, шулай ук Вәгыйзовлар гаиләсе – Гүзәл Илдус кызы һәм Ленар Фоат улы чыгыш ясадылар. Алар күңелгә үтеп керерлек лирик җырлар башкарды. 
Бию төркемнәрен тамашачылар һәрвакыт яратып кабул итә. Бу юлы да шулай булды. “Жемчужина” төркеме “Ак аккош” композициясен, Әлфия Шаһалиева җитәкчелегендәге “Яшьлек” төркеме төрек, татар, рус, молдаван биюләрен тәкъдим итте. Тимур Баев һәм “Непоседы” төркеменең чыгышы аеруча ошады. Тимур исә “До чего дошел прогресс” җырын башкарды. 
Тарихыбызда без онытырга тиеш булмаган вакыйгалар бар. Безнең бурыч – аларны алдагы буынга тапшыру. Бөек Ватан сугышы – шундый еллар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Фәракшина укучылар белән йөрәккә үтеп керерлек сугыш турында композиция күрсәттеләр. Шунда алар әлеге елларның бар фаҗигасен бирергә тырышты. Сугышны алар снарядлар шартлавы белән түгел, ә төрле һөнәр ияләре булу турында хыялланып, төрле ниятләр белән яшәгән яшьтәшләренең язмышлары белән күрсәтте. 
Гимназиядә төп бурычлары үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү булган яшь армиячеләр эше дә оештырылган. Отряд махсус хәрби операциядә сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган әлкиле Дмитрий Чуманов исемен йөртә. Концертта да яшь армиячеләр отрядның визит карточкасын тәкъдим итте. 
Укытучылар һәм укучыларның артистлык сәләте һәм номерларын башкару осталыгы тамашачыларда соклану хисе уятты. Концерт югары дәрәҗәдә үтте. 
Гимназия коллективы район кешеләрен матур чыгышлары белән шатландырырга тырыша. Һәрбер бәйрәмнең бар тамашачының да күңеленә аеруча хуш килгән номерлары бар. Гимназия директоры Фәридә Яруллина тамаша залындагы уллары махсус хәрби операциядә булган әниләргә аерым мөрәҗәгать итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Концертка йомгак ясап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова гимназия коллективының күп кенә район һәм республика чараларында катнашуын билгеләп үтте. “Матур чыгышлар бер-берсен алмаштырып кына торды. Гимназия, һәрвакыттагыча, яхшы ял бүләк итте. Сәләтле укытучылар һәм укучыларының күп булуын дәлилләде”, – дип ассызыклады.
–     Сәхнәдә һәр чыгыш зур осталык белән башкарылды. Костюмнары үзләре генә дә ни тора! Бик яхшы концерт. Гимназия коллективына бик зур рәхмәт, үзләренә афәрин, дип әйтәсе килә, – диде концертны тамаша кылган Римма Сәгыйрова. 
–     Укучылар, укытучылар төрле яктан сәләтле. Алар белем бирергә, укырга өлгереп кенә калмыйлар, ә иҗади сәләтләрен дә күрсәтәләр. Биюләр, җырлар, костюмнар – барысы да матур. Ә тамашачылар ничек итеп үзләрен алкышларга күмде! Мин беркайчан да алар концертына килми калмыйм. Программалары яңа номерлар, костюмнар белән тулыланып тора, алар һөнәри яктан остара бара. Гимназия чыгышын карау – күңелгә рәхәтлек бирә, – ди тагын бер тамашачы Гөлфия Хәйруллина. 
Фәридә Госман кызы укытучыларга, укучыларга, ата-аналарга һәм һәрбер чыгышны җылы кабул иткәннәре, алкышларга күмгәннәре өчен тамашачыларга рәхмәтен белдерде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев