Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы «Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева Ифтар мәҗлесе уздырды

Казанның “Тантана” хәләл-ресторанында Россия кооперация университеты ректоры,Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева Ифтар мәҗлесе уздырды.

 

Татарстан Диния нәзарәтенең үзәк ревизия комиссиясе һәм аттестация комиссиясе рәисе, һәрдаим  Казан кооператив институтындагы  дини чараларның махсус хәзрәте Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тормышта кирәкле вәгазьләр сөйләде. Коръән сүрәләрен яңгыратты. 
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия  Закирова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре,Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары  Фәридә Яркаева, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Казан шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, "Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты  генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты  Рима Мөхәммәтшина, Россия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Мәдәният Департаменты җитәкчесе урынбасары, Хатын-кызлар хезмәттәшлеге ассоциациясе идарәсе әгъзасы,  Россия мөфтиләре Советы каршындагы Сәламәтлек саклау комитеты аппараты башлыгы Гүзәл Мубинова, “Шаян ТВ” каналы Башкарма директоры  Рамилә Сәхәбетдинова Алсу Рөстәм кызын юбилее белән тәбрик иттеләр. Ифтар мәҗлесендә абруйлы галимнәр  Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Нәҗип Исмәгыйлев чын йөрәктән чыккан рәхмәтләрен җиткерде.  

Шагыйрә Илсөяр Ихсанова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Райханә Баһавиева,Татарстанның һәм Россиянең халык артисты  Венера Ганиева, җырлар авторы Әлфирә Гайнуллина, шигъри җанлы Илдар Миңгәрәев, гомумән, бер сүзсез мәҗлестә катнашкан 100 дән артык кеше дә теләкләргә кушылды. Әлки районында туып - үскән Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Фәнис, Алия Кәлимуллиннар, Лилия, Ләйсән Мәүмүтовалар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риназ Шиһапов, җырчы Нияз Җәләлов Алсу Рөстәмовнага багышлап җыр яңгыратты.

Баянда Булат Хисмәтов уйнады. Җырның сүзләрен Татарстанның атказанган врачы, шигъри җанлы Ирек Билалов иҗат иткән. Татарстанның атказанган артистлары, Гөлдания Хәйруллина, Лилия Муллагалиева, җырчы Базарбай Бикчәнтәев халык әсәрләрен яңгыратса, композитор, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина үзе язган җырны башкарды. Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева Алсу Рөстәм кызының портретын иҗат итеп бүләк итте. Дәрдемәнд премиясе лауреаты, 9 класс укучысы Әнвәр Хәертдинов Дәрдемәнд шигырен, ә педагог Зифа Гәрәева “Бәхет” дигән шигырь сөйләде.  

Алсу Рөстәм кызының әнисе Һаҗәр Нурлыхак кызы Баширова, Ана буларак рәхмәтләрен җиткерде. Әлки районы  хакимияте  башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелегендә делегация килгән иде. Дини темага кагылышлы викторина да оештырылды.  Җавапларны Урта Әлки мәчете имамы Радик хәзрәт Абдуллин бәяләде.

Мәҗлестә Алсу Рөстәм кызы Нәбиеваның классташлары, туганнары да килеп, күңел хәтирәләрен искә төшерде, теләкләрен юлладылар.        
 Шулай ук журналистлар, Татар-информ хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина, Татарстан - Яңа гасыр телеканалы мөхәрирләре, Илдар Сафиуллин, Фәйрузә Мәҗитова, танылган блогер Фәгыйлә Шакирова да килгән иде.“Безнең гәҗит”  газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов уй-фикерләрен әйтте. Казан кооператив институтыннан хезмәттәшләренең теләкләре дә озак сакланырдай хатирә белән тулы иде. Бу көнне Алсу Рөстәмовна чакыруы буенча 100 дән артык кеше Ифтар мәйданына җыелып илебезнең тынычлыгы, иминлеге, кешеләрнең саулыгы, мул тормышлары өчен дога кылды. Юбилярга рәхмәтләрен әйтте. Һәрбер кунак Алсу Рөстәм кызына чәчәк бәйләмнәрен бүләк итте.

Мәҗлесне Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков алып барды.

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының 
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев