Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы командасы “Дус сыйныф серләре” конкурсының ярымфиналында катнашачак

Ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабы үтте.

Әлки районы данын Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гиназиясе яклады. Шулай ук сыйныф дус булсын өчен, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турындагы серләр белән Алексеевск, Лаеш, Нурлат һәм Спас районнары ата-аналар комитетлары уртаклашты.

Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова катнашучыларны сәламләп, әлеге бәйгенең бик мөһимлеген ассызыклады. “Ул сыйныфлардагы дуслыкны ныгытырга, укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итә”, – диде. Ул шулай ук уртак максат –  үсеп килүче буынны дөрес тәрбияләүдә мәктәп һәм ата-аналар комитеты арасында аңлашуга корылган элемтә булуның зарурлыгын да әйтте. 

Иҗади бәйге кысасында балалар иҗат йорты фойесында укучыларның укытучылар һәм әти-әниләр белән бергә әзерләгән күргәзмәләре урнаштырылган иде, биредә командалар үзләре белән таныштырдылар, спорттагы, укудагы уңышлары, мавыгулары һәм әти-әниләренең ничек итеп сыйныф тормышында катнашулары турында сөйләделәр. 

Шуннан соң мәктәп командалары сәхнәгә күтәрелеп, “Безнең күңелле, дус сыйныф” дигән исем астында үзләре белән таныштырды. Шуннан соң алар үз проектларын якладылар. Проектлар бер-берсен кабатланмаслык итеп уйланылган, һәр команданың үз темасы иде. 
Һәрбер ата-аналар комитеты балалар белән бергә эшләвенең үз серен ачты. Ничек итеп алар һәркайсына да кызыклы булырлык итеп төрле чараларга әзерләнәләр, бәйгеләрдә катнашалар, сәфәрләргә чыгалар – сүз шул хакта булды.  

Базарлы Матак гимназиясе укучылары 8 ел дәвамында сыйныф җитәкчесе белән бергә дустанә эшләп, мәктәпнең бар тормышында катнашулары, төрле яклап үсеш алулары, укытучыларга дәрестән тыш эшчәнлекне  оештыруда ярдәм итүләре, шулай ук бар чараларда да мөмкин булганча катнашулары турында сөйләделәр. 

Бәйгенең зона этабы җылы, дустанә мохиттә үтте. Жюри командаларның сәхнә талантын бәяләде. Ә командаларның чыгышлары исә сәхнәләштерелгән күренешләр, җырлы-биюле композицияләр белән үрелеп барды. Командалар бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәттә булды, җанатаралар исә аларны алкышларга күмеп, рухландырып торды. 

Жюри әгъзалары сүзләренә караганда, безнең зона командалары аеруча дус. Кунакларны яхшы шартларда җылы каршылаган өчен исә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри 1 нче урынга – Лаеш һәм Нурлат районнары, 2 нче урынга – Алексеевск һәм Әлки районнары, 3 нче урынга Спас районы лаек дип тапты. 1 нче һәм 2 нче урынны алучы районнар, алга таба да көч сынашыр өчен, әлеге бәйгенең ярымфиналында катнашачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев