Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы командасы “Сыйныфның дус булу серләре-2023” конкурсында катнашты

Әлки районында ата-аналар комитетлары арасында “Сыйныфның дус булу серләре-2023” зона этабы үтте. Анда Әлки, Алексеевск, Нурлат, Лаеш, Спас районы вәкилләре катнашты.

Бәйге балаларны тәрбияләүдә бер-берсенә йогынты ясап иң яхшы эшләүче белем бирү оешмалары һәм ата-аналар комитетларының тәҗрибәләрен ачыклап, аларны башкаларда күрсәтү өчен үткәрелгән. Ул шулай ук Укытучы һәм остаз елы һәм Россиядәге милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап оештырылган. 
Бәйгедә һәр команда төрле сынаулар үткән: “Безнең дус, күңелле сыйныф” дигән исем астында үзе белән таныштырган, “Театр галиҗанәпләре” иҗади проектын яклаган, күргәзмә һәм сыйныфның интернет-чыганагын тәкъдим иткән. 
Базарлы Матак мәктәбенең ата-аналары, укучылар һәм укытучылардан тупланган Әлки районы командасы 3 нче урынны яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев