Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Прокуратурасы Александр Фроловка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

Әлки районы Прокуратурасы Түбән Новгород өлкәсе кешесе – 56 яшьлек Александр Фроловка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

 
Мәхкәмә аны РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсе, 1 нче бүлегендә каралган (Автомобиль, трамвай яисә башка механик транспорт чарасы белән идарә итүче затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен яисә транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозуы сәбәпле, кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерү) җинаятьне кылуда гаепле дип тапты.   
Мәхкәмәдә Александр Фроловның төзек хәлдәге “КамАЗ” йөк машинасы белән Әлки районыннан узучы “Алексеевск-Югары Колок” юлыннан күз күреме чикләнмәгән вакытта юл һәм һава шартларын исәпкә алмыйча барып, идарәне югалтуы һәм юлның каршы хәрәкәт полосасына чыгуы ачыклана. Юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен бозуы сәбәпле, Александр Фролов каршы яктан килүче җиңел машина белән бәрелешә. 
Бу җиңел машинадагы юлчыларның бик нык имгәнеп, сәламәтлекләренә зур зыян салуга китерә. 
Хөкемгә тартылучы үз гаебен тулысынча танып, кылган гамәле өчен үкенүен әйтә. 
Мәхкәмә барысын да исәпкә алганнан соң, гаепләнүчегә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев