Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 1040 өлкән яшьтәге әлкиле медицина тикшеренүләре үткән

Быелның 9 ай эчендә 1040 өлкән яшьтәге әлкиле медицина тикшеренүләре үткән.

 ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, соңгы дүрт ел эчендә хастаханәләргә авылларда яшәүче 190 меңнән артык өлкән кеше китерелгән.     
“Демография” милли проектының “Өлкән буын” дип исемләнгән эш-юнәлешен тормышка ашыру кысасында районыбыз авылларында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына алып килү дәвам итә. Монда алар диспансеризация, профилактик тикшеренүләр, скрининг үтә, коронавирус йогышына каршы вакцина һәм ревакцинация ясала. Өлкәннәрне хастаханәгә “Кайгырту”  комплекслы үзәгеннән бирелгән махсус транспорт чарасы китерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев