Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 24 яшьлек хатын-кыз җинаять кылуда гаепле дип табылды

Әлки районы прокуратурасы 24 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләүне хуплады.


Мәхкәмә аны РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 1 бүлегендә каралган (яшерен рәвештә чит милекне урлау) җинаятен кылуда гаепле дип тапты. 
Хөкем ителүче 2023 елның 19 октябрендә якынча 14.00 сәгать тирәсендә исерек хәлдә зыян күрүченең GALAXY S8+ моделендәге “SAMSUNG” мобиль телефонын урлый. Ул моны  чит кеше милкен урлавын яхшы аңлап,үзенә файда итү максатыннан эшли. Алар зыян күрүче белән берә исерткеч эчемлекләр эчәләр һәм җинаятьче аның йокыга китүен көтеп һәм берәү дә күзәтмәвен белеп, үз фатирындагы кунак бүлмәсе канәфиендә булган телефонны урлый. Телефонның сим-картасын алып, кухняда урнаштырылган газ плитәсенең аскы киштәсенә яшерә. Ул шулай урланган әйберне кулланырга ният итә һәм үзенең җинаятьчел гамәлләре белән зыян күрүчегә гомуми күләме 9 408 сумлык зыян сала. 
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Мәхкәмә, бар хәлләрне дә исәпкә алып, аңа хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу белән бергә 6 ай төзәтү эшләре төрендәге җәзаны билгеләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев