Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында авыл хуҗалыгы җайланмалары кышкы саклауга куелды

Авыл хуҗалыгы оешмаларында бүгенге көндә район башлыгы Александр Никошин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “Гостехнадзор” һәм “Россельхознадзор” инспекцияләре белгечләре кыр техникасын кышкы саклауга кую эшенең барышын тикшерә.

 
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Илдар Нигъмәтуллин  сүзләренә караганда, бу һәр елны башкарыла торган, әмма бик тә кирәкле эш. Чөнки киләсе елда уңышның нинди булачагы техниканың төзеклегенә турыдан-туры бәйле. 
Машина-җайланмаларны саклауга кую зур игътибар сорый, чөнки бар таләпләр дә тиешенчә үтәлсә, ул агрегатларның эш вакытын озайтырга, аларның көтелмәгәндә ватылуын булдырмаска ярдәм итеп кенә калмый, ә кыр эшләрен төгәл билгеләнгән чакта үтәргә дә мөмкинлек бирә. 

Тикшерү барышында техниканы саклауга кую, кирәкле документацияне тутыру буенча бар күрсәтмәләрнең үтәлүе дә бәяләнә. 
Белгечләр тарафыннан шул билгеләп үтелгән: безнең район хуҗалыкларында, нигездә, җайланмаларны исәпкә кую тәртипкә кертелгән, авыл хуҗалыгы машиналарын озак вакытка сузылган көзге-кышкы чорда саклау буенча тиешле эш алып барыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев