Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Ялгыз йөрәкләр” таныштыру клубы эшләп килә

Ел саен ялгыз яшәүчеләр саны арта баруын әйтеп-сөйләп торалар. Ялгызлык мәсьәләсе өлкәннәргә генә түгел, яшь буын вәкилләренә дә кагыла.


Тормышта һәркемгә дә бәхет елмаймый: күпләр үз парын таба алмый аптырый, шул бердәнбер кешесе очравын еллар дәвамында көтә.
Бүгенге яшәеш ашыгуга корылган, ул кешеләргә очрашырга, шәхси тормышын җайларга мөмкинлек бирми. Ул муеннан эшкә чуму белән дә, кешедәге оялчанлык дигән гади бер сыйфатка да бәйле булырга мөмкин. Әмма гомер үтә дә китә. Һәркемнең дә яратасы да, яратыласы, сөйгәненең игътибарын, кайгыртучанлыгын да тоясы килә. 

Үз ярыңны табу мәсьәләсе бар чорда да актуаль булган. Шигырьләрдә әйтелгәнчә, шатлыкта да, кайгыда да бергә гомер юлын үтәргә мөмкин булган бердәнберен кемнең генә очратасы килмәс? 

Тормыш юлдашын  табуны җиңеләйтү, ялгыз язмышларны берләштерү максатыннан, район үзәгендә “Ялгыз йөрәкләр” таныштыру клубы эшләп килә. 

Сөйгәнен очрату теләге белән клубка 10 кеше мөрәҗәгать иткән. 50 яшьтән олырак ике ир-ат һәм яше  55-60 тан узган хатын-кызлар гомер итәрдәй ярларын тапкан. 

Таныштыру клубына мөрәҗәгать итүчеләр мәдәният йорты район үзәгендә һәм авыл клубларында үткәргән чараларга чакырыла. Бу – концертлар, очрашулар, ял кичәләре булырга мөмкин. Авылларда да мәдәният хезмәткәрләре парыңны эзләүдә ярдәм итә. Алар башка районнарга да мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Тормыш юлдашын исә клубка килүче куйган таләпләр нигезендә эзлиләр, аннары, ялгызлар очрашып таныша алсыннар өчен, аларга телефон номерын тапшыралар. 

Таныштыру клубы хезмәткәре Эльвира Зыятдинова ялгызларны таныштырганда кешеләр алдында зур җаваплылык хисе тоюы, әмма ике йөрәк кавыша икән, алар өчен бик тә шатлануы турында сөйләде. “Безгә мөрәҗәгать итмәсәләр, алар очраша алмаслар иде. Вакыт тиз үтә, шуңа да әгәр гаилә корырга телисез икән, көтеп утырудан гына файда юк. Таныштыру клубына мөрәҗәгать итегез һәм  якын арада тормышыгызда үзгәреш булып, сезнең өйгә дә бәхет килер”, – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев