Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче Роза һәм Шамил Әхмәтҗановлар язмышларына рәхмәтле

Яшь егет һәм кыз бер-берсенә гашыйк була, гомер буе бергә булырга ниятләп, гаилә кора. Һәм бәхетлеләр, чыннан да, олыгайган көннәрендә дә яшьлегендә яратып алган кешенең кадерен белеп, хөрмәт итеп, иңне-иңгә куеп, яшәүләрен дәвам итә.

2024 ел башында Роза Бильдан кызы һәм Шамил Заһидулла улы Әхмәтҗановлар гаиләсе өчен мөһим вакыйга була. Алар бергә яшәүләренең 45 еллыгын билгеләп үтә. Нәкъ менә шулкадәр еллар элек алар тормышларындагы иң төп карарны кабул итеп, язмышларын бергә куша.  Ялгышмауларын исә тормыш дәлилли. 
Яңа гаилә корган көннәрдән үк алар бер-берсенә терәк була, авыр чакларда юатырлык сүзләр таба белә, бу исә аларны тагын да якынайта һәм мөнәсәбәтләрен ныгыта. 
Роза һәм Шамил гомер буе намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт итә. Гаилә архивында кадерләп күп санда сакланган бүләк кәгазьләре – моңа дәлил. 
Шамил Заһидулла улы озак еллар йөртүче булып эшләгән, намуслылыгы, тырышлыгы өчен Мактау  грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 
Роза Бильдан кызы хезмәт елларын Казанның балалар бакчасында тәрбияче булып башлаган. Чистай шәһәрендәге педагогика техникумын тәмамлагач, ул юллама белән шунда җибәрелә. Ә кияүгә чыккач ул, эшен Апак авылындагы балалар бакчасында дәвам итә. Әмма күпчелек авылларга хас булганча, биредә дә балалар саны кими бара, нәтиҗәдә, тәрбия урыны, гомумән дә, ябыла. Аннары ул Ульяновск өлкәсендәге Боровка авылы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Хәзер исә ул лаеклы ялда. 
Шамил һәм Роза балачактан бер-берсен белә.  Өйләнешүләренә килгәндә, 1979 ел була ул. “Мин аны Казаннан алып кайттым”, – дип сөйли Шамил абый. “Әйе, ул өйләнешкәч, Казанга китәрбез, дип вәгъдә биргән иде”, – дип, ире сүзен дәвам итә Роза апа. Әмма яшьләр туган авылларында кала. “Туй бик кызык үтте безнең. Берничә көн – башта кәләш, ә аннары кияү ягында бәйрәм иттек. Ике якның һәр туганы кунакка чакырды. Шундый гадәтләр иде бездә”, – ди Шамил Заһидулла улы. 
Әхмәтҗановлар бик тә яратып, зур кайгыртучанлык күрсәтеп дүрт бала: кызлары Рәзилә, Тәнзилә, Алсу һәм уллары Рафаэльне үстерәләр. Рәзилә әти-әнисе өйләнешкән көндә – 18 февральдә туа. Хәзер балалары үсеп, үз юлларын тапкан инде. Юбилярлар балалары һәм оныклары турында бик тә горурланып сөйләделәр. Уллары Рафаэль һәм кызлары Рәзилә – Казанда, Тәнзилә – Димитровградта, Алсу Алабуга шәһәрендә яши. Балалар төп йортка хәзер инде үз балалары белән кайта. Оныклар да 6 ау икән инде. Ата-ана йортының ишекләре аларга һәрвакыт ачык, алар анда көтеп алынган, кадерле кунак. 
Әхмәтҗановлар балаларны тәрбияләүдә ниндидер үзгә алымнар кулланмауларын сөйләделәр. “Аларны без намуслы, хезмәт сөючән һәм кешелекле булып үстерергә тырыштык”, – ди алар. Балалар әти-әнисенең бер-берсенә, әйләнә-тирәдәге кешеләргә мөнәсәбәтен, гаиләдә җитеш тормышта яшәсен өчен, аларның ничек хезмәт итүләрен күреп үсә. Кыскасы, балалары өчен үрнәк алар. Һәм кызларга, улларына яхшы сыйфатлар тәрбияләү ата-ана өчен иң зур бүләк була. 
–     Бер түбә астында 45 ел яшәп һәм бер дә сүзгә килмәү – мөмкин хәл түгел. Бездә дә төрле хәлләр булды, әмма без тиз дуслаша, күңелсезлекне онытырга тырыша идек. Билгеле, һәрвакыт беребез икенчебез турында кайгыртты. Шулай яшәргә кирәк тә, бер-береңне хөрмәт итү, аңларга тырышу ул – гаилә тормышының төп кагыйдәсе, – дип ассызыклый Шамил Әхмәтҗанов.   
Вакыт тиз уза, хәтердә бары тик бәхетле, шатлыклы вакыйгаларның гына истә калуы бик яхшы ул.  Тормыш гаиләне ныклыкта бер генә сынамый ул. Һәм, чыннан да, тормыш иптәшенең кадерен белеп яшәүчеләр генә озак еллар бергә була аладыр. Ә балалар һәм оныклар өчен бу – гаилә мөнәсәбәтләренең үрнәге генә түгел, ә бар туганнар, якыннар белән ата-ана йортында бергә җыелу мөмкинлеге дә. 
Әхмәтҗановлар йорты туганнар, күршеләр өчен дә һәрвакыт ачык, Роза апа – кунакчыл хуҗабикә, кайгыртучан хатын, әни һәм дәү әни. Шамил абый техника  белән кайнашырга ярата, балалар һәм оныклары өчен барысын да эшләргә әзер булган әти, дәү әти дә ул.  Яхшы күңелле, ярдәмчел булганнары өчен, Әхмәтҗановлар авылдашлары арасында да абруйлы, хөрмәтле гаилә булып яши. Һәр ялда да диярлек алар йортында зур гаилә тулысы белән диярлек җыела. Ул көннәрдә өйгә тәмле бәлеш, гаилә ризыкларының хуш исе тарала.
Апак авылында хезмәт сөючән гаиләләр күп. Әхмәтҗановлар да шулар исәбендә. Алар гомер буе мал-туар асрап яшәгән, хәзер лаеклы ялда булганда да аз гына да тик тормыйлар. Шулай ук терлекләр, кош-корт үстерәләр, бакчаларындагы күп санлы түтәлләреннән яшелчә, җиләк-җимештән мул уңыш җыеп алалар. Өйләрендә дә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Шамил абый эшләвен дәвам итә. Роза апаның да өйдә эш-мәшәкатьләре күп, әмма ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми, ачык йөзле, шат күңелле. Без барганда да хуҗабикәнең тәрәзә төпләрендә үсентеләр утыртылган иде инде. Алар арасында да ишегалдын бизәячәк чәчәкләр дә бар. Роза кул эше белән шөгыльләнергә – алмаз  чигүе һәм төрле  төстәге сәйләннәр белән рәсемнәр төшерергә дә ярата. 
Әхмәтҗановлар бер-берсенә карата  җылы мөнәсәбәтләрен бүгенгә көнгә кадәр саклай алган. “Сезнең кебек гаиләләр бары тик соклану гына уята, яшь парларга үрнәк була. Ныклы гаилә алдагы буыннар өчен гадәти хәл булсын, оныклар да яхшы мөнәсәбәтләрне күрә һәм кадерли белсеннәр, бәхет ул – ике кешенең дә тырышлыгы икәнлеген аңласыннар иде”, – диде, юбилейларын билгеләүчеләрне мактап, Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова. 
45 ел бергә үткән гомер ул – гаилә кыйммәтләренең саклануын дәлилләүче матур юбилей. Шулкадәр еллар үтүгә карамастан, Әхмәтҗановлар бер-берсенә ярату тулы күзләр белән карый. Вакыт аларның хисләрен суытмаган, бары тик янәшәңдә бик кадерле кешең булуын тагын да ныграк төшендергән. 
Шамил Заһидулла улы һәм Роза Бильдан кызы узган еллар турында сүз алып барганда,  бәхетле гомер итүләре һәм бернәрсә дә үзгәртергә теләмәүләре турында әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев